Булат Гильванов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат Гильванов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Булат Гильванов
Б.А.Гильванов.jpg
Туган телдә исем Булат Әлфир улы Гильванов
Туган 6 гыйнвар 1972(1972-01-06) (47 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Алабуга
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм мөкәфәтләре Муса Җәлил премиясе - 2007
Бакый Урманче премиясе
Сайт Булат Гильванов

Булат Гильванов, Булат Әлфир улы Гильванов (1972 елның 6 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Алабуга) — рәссам, РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы (2002). Бакый Урманче (2003) һәм Муса Җәлил (2007) исемендәге премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елның 6 гыйнварында Татарстан АССР Алабуга шәһәрендә биш балалы гаиләдә туган. Әтисе Әлфир Ахун улы, зоотехник; әнисе Миңлеҗиһан Фәхретдин кызы, хезмәткәр. 19801987 елларда Алабуганың И. И. Шишкин исемендәге сәнгать мәктәбендә укыган. Яр Чаллы сәнгать укуханәсенең (2007 елдан көллият) сәнгать бүлеген (1991), «рәссам-график» белгечлеге буенча И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының графика факультетын (1997) тәмамлаган. 19972001 елларда Яр Чаллыда яши, 19992001 елларда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетында укыта. 2001 елдан Казанда яши. 20012005 елларда РФ сәнгать академиясенең Казандагы остаханәсендә рәссам-стажер.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Идел буе Болгарында ислам динен кабул итү»
«Икмәк»

Рәссамның иҗатында борынгы эпослар белән бәйле сюжетлар зур урын алып тора. Татар халкының борынгы тарихын җентекләп өйрәнә һәм киндердә сурәтли («Идел суы ага торыр», «Идел буе Болгарында ислам динен кабул итү» картиналары, «Болгар легендалары», «Алтынчәч», «Җиде асылташ», «Йосыф кыйссасы», «Хатирәләр» серияләре). Ул иҗат иткән образлар төрки, азия, һун-монгол тамырлы. Үзен күп төрле стильләрдә (шул исәптән, этник авангард, этнофутуризм, импрессионизм, романтизм, аллегория) сынап карый. Китап графикасы жанрына да игътибар бирә (Ркаил Зәйдулла. «Сабантуй сөлгесе»), шулай ук театр сәхнәсе өчен ясалган эшләре дә бар (мәсәлән, Казан ТЮЗы өчен Шекспирның «Кыйрал Лир» трагедиясенә декорацияләр һәм киемнәр). Карандаш, акварель, гравюра, майлы буяу техникасы белән эш итә. Рәссамның ясаган картиналарын натюрморт, пейзаж, символик композиция, жанрлы картина, тарихи картина һ. б.төркемнәргә кертеп була. Булат Гильванов — «Бибинур» фильмының куючы рәссамы (2009).

Картиналарының үзәгендә — төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган хатын-кыз образлары: туган җирен саклаучы сугышчы кыз, аучы кыз, йорт учагын саклаучы хатын-кыз; үсмер кыз, кәләш, ана, өлкән яшьтәге гыйлем иясе карчык һ. б.

Кайбер картиналары: «Шайтан шәһәрчеге» (триптих, диплом эше), «Алтынчәч» сериясе[1] («Лачын», «Кыз куу», «Ук атучы», «Тугърылык» һ. б.), «Ярлар», «Ак тирмә», «Бишек җыры», «Шүрәле», «Соңгы боз», «Урман чишмәсе», «Көз көне чәй эчү», «Алмалар» һ. б.

Рәссамның эшләре 1991 елдан башлап РФ шәһәрләрендә, шулай ук Бөекбританиядә, Төркиядә, Франсада, Казакъстанда, Италиядә күргәзмәләрдә катнаша[2]. Кайбер күргәзмәләре: Алабуга музей-тыюлыгында «Алтынчәч төшләре» шәхси күргәзмәсе (2010)[3]; ТР милли музеенда «Гасырлар авазы» күргәзмәсе (2011)[4]; «Казан» ММҮ «Алтынчәч төшләре» күргәзмәсе (2013); КФУның «Манзара» күргәзмәләр залында шәхси күргәзмәсе (2014)[5]; Казан кирмәнендәге «Хәзинә» галереясында Константин Руденко китабына ясаган картиналарыннан «Биләр. 1236 елның көзе» күргәзмәсе (2017)[6]; 2019 елның февралендә Казанда шәхси күргәзмәсе һ. б.

Хезмәтләре ТР милли музеенда, «Казан» милли-мәдәни үзәге музеенда, «Хәзинә» галереясында, Алабуга музей-тыюлыгында, Яр Чаллы картиналар галереясында, РФ, Бөекбритания, АКШ, Япония, Төркия, Австралия һәм Алманиянең дәүләт һәм шәхси тупланмаларында саклана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Анна Акчурина. Евразия Булата Гильванова. «Казанский альманах»: Изумруд. К.: ТКН, 2018. 182-186нчы бит. ISBN 978-5-298-03740-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]