Булат Гыйззәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат Гыйззәтуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Булат Гыйззәтуллин
200px
Туган телдә исем Булат Миңнулла улы Гыйззәтуллин
Туган 29 сентябрь 1920(1920-09-29)
Уфа
Үлгән 1989(1989)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре мәдәният эшлеклесе, министр
Ата-ана
  • Гөлсем (1900-1967) (әни)
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены
РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре

Булат Гыйззәтуллин, Булат Миңнулла улы Гыйззәтуллин, рус. Булат Минуллович Гизатуллин (1920, Уфа1989, Казан) — журналист, мәдәният эшлеклесе, ТАССР һәм РСФСР (1970) атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан АССР мәдәният министры (04.11.1961 - 03.04.1973). Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның 29 сентябрендә Уфада туган. Күренекле язучы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә тәрбияләнгән. Әнисе Гөлсем (1900-1967), мөгаллимә. Туганнары Арлат (1926-1995), Празат (1927-2001), Үзбәк (1933), Йолдыз (1936)[1]

Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1950).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1950-1953 елларда «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналының җаваплы сәркатибе.
  • 1955-1958 елларда «Литературная газета»ның ТАССРдагы үз хәбәрчесе.
  • 1958-1961 елларда СБКФ Татарстан өлкә комитетында мәдәният бүлеге мөдире.
  • 1961-1973 елларда Татарстан АССР мәдәният министры.
  • 1973-1976 елларда Казан циркы директоры һәм баш режиссеры, 1976 елдан баш режиссеры. Казан циркында «Сабантуй» программасы (1970, А. Лазарев белән бергә), Г. Минасовның «Иллюзионист аюлар», Н. Качаковның «Ягуарлар һәм дөяләр» аттракционнары, И. Зариповның «Рәссам-моменталист», В. Анисимовның «Әйдәле, песиләр» номерлары авторы[2].

1963-1975 елларда ТАССР югары шурасы депутаты.

Мәдәниятка керткән хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елда, сәбәбен әйтеп тормыйча, ябылган Татар дәүләт театр училещесын 1962 елда Казан театр училещесы итеп ачуга ирешә.

Татарстан дәүләт симфоник оркестрын оештыруда, Казан циркы бинасын төзүдә, Татарстанның авыл җирлекләрендә клублар ачуда, китапханәләрнең матди-техник нигезен ныгытуда һәм китап фондын баетуда, мәдәният-агарту эше буенча әзерлекле белгечләрне укытып чыгаруда, КамАЗ заводының беренче чиратын һәм Яр Чаллы шәһәрен төзүчеләргә мәдәни хезмәт күрсәтүне оештыруда керткән хезмәтләре игътибарга лаек.


« Мәдәният министры Булат Гыйззәтуллин без (Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле) гастрольгә киткәндә, чәчәк тотып перронда озатып кала, кайтканда үзе килеп каршы ала торган иде. Ул күренекле галим гаиләсендә тәрбияләнгән, бик укымышлы, югары мәдәниятле шәхес иде[3]
Венера Гәрәева
»

Бүләкләре, мактаулы хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]