Булат Ибраһимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат Ибраһимов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Булат Ибраһимов
Туган 1975(1975)
Чаллы, ТР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Русия
Һөнәре рәссам

Булат Ибраһимов - Г.Камал театрында куючы рәссам.

1975 елда Чаллы шәһәрендә туа. 1991 – 1995 елларда Чаллы сәнгать училищесында Ш.Мотыйгуллин, Л.Сафиуллин курсында укый. 1995 – 2000 елларда Санкт-Петербургның Театр сәнгате академиясендә белем ала.

Булат Ибраһимов Татарстанның күп кенә татар театрлары белән хезмәттәшлек итә. Әлмәт татар драма театрында ул Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Р.Кинҗәбаевның «Гүргә керер сер иде», З.Хәкимнең «Көзге романс» әсәрләрен сәхнәләштергәндә куючы рәссам буларак катнаша. Чаллы театрында «Язгы моңнар» (Ә.Гаффар), «Аты барның дәрте бар» (Н.Гаетбай), Минзәлә татар дәүләт драма театрында «Сихерче» (Н.Гыйматдинова) спектакльләрен бизи.

2001 – 2004 елларда – Казан дәүләт яшь тамашачы театрында баш рәссам. 2004 елдан Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында куючы рәссам булып эшли.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]