Булат Имашев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат Имашев latin yazuında])
Булат Имашев
Туган 27 февраль 1908(1908-02-27)
Азнай, Демский сельсовет[d], Бишбүләк районы
Үлгән 12 апрель 1946(1946-04-12) (38 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Ырынбур башкорт педагогия техникумы
Һөнәре актёр
Эш бирүче Оренбург дәүләт татар драма театры һәм Башкорт дәүләт академия драма театры

Имашев Булат Гобәйдулла улы (27 февраль 1908 ел12 апрель 1946 ел) — театр актеры һәм режиссер. РСФСР-ның атказанган артисты (1944), Башкорт АССР-ының атказанган сәнгать эшлеклесе (1942). Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры (1944).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Булат (Тимербулат) Гобәйдулла улы Имашев 1908 елның 27 февралендә Ырынбур губернасы Бәләбәй өязе Азнай авылында туган. Атасы халык җырларын яраткан, дәртле биюче булган. Булатка атасыннан музыкаль сәләт кенә түгел, тәвәккәллек тә күчкән, 13 яшендә үзаллы тормыш башлый яшүсмер.

1921-23 елларда Ырынбур башкорт педагогия техникумында укый, шул елларда Ырынбур татар драма театрында уйный.

1923 елда Уфа каласына килә. 1923-1926 елларда типографиядә хәреф җыючы булып эшли. Бер вакытта үзешчән артист булырга дә өлгерә. Ачык тышкы кыяфәтле иҗади егетне Шәһит Ходайбирдин, Даут Юлтый, Вәлиулла Мортазин артистлыкка укырга үгетли.

1926 елда Уфа театр техникумына укырга керә. Биредә Башкорт дәүләт академиягә драма театрының нигезен тәшкил итәчәк талант ияләре Арыслан Мөбәрәков, Зәйтүнә Бикбулатова, Вәли Галимов, Рим Сыртланов һәм башкалар белән бергә укый. Алар белән бергә күп кенә образлар иҗат итә һәм тиздән тамашачы сөюен яулый. Аның очкынлы күзләре, күркәм йөзе, кайнар темпераменты, туры гәүдәсе үзенә тарта. Мәкәрим Мәһәдиев белән Вәлиулла Мортазин-Иманский аның остазларына әйләнә, аңа төп рольләрне генә биреп калмыйлар, режиссер төркемендә эшләүне дә ышанып тапшыралар.

Булат Имашев читтән торып Мәскәүдә Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтының режиссура факультетын тәмамлый (1933-37).

Тиктормас сәхнә остасының гомере 38 яшендә генә өзелә, Булат Имашев 1946 елда вафат була. Уфада җирләнгән.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бишбүләк районы Азнай авылында Булат Имашевның йорт-музее эшли.
  • Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе Булат Имашев турында документаль фильм төшергән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ильдар Гумеров, Ляля Биишева, Р. А. Биккулова. Булат Имашев. Жизнь и творчество. г. Уфа, 2009 г.