Булат Мусин (1994)
Булат Мусин | |
---|---|
Туган телдә исем | Булат Марат улы Мусин |
Туган | 29 июль 1994 (30 яшь) РФ, ТР, Яңа Чишмә районы, Чертуш |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | РФ |
Һөнәре | көрәшче |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Дөнья чемпионы РФ чемпионы ТР чемпионы РФ атказанган спорт мастеры |
Сайт | musin_116 |
[[commons:Category:Bulat Musin| Булат Мусин]] Викиҗыентыкта |
Булат Мусин, Булат Марат улы Мусин (1994 елның 29 июле, РФ, ТР, Яңа Чишмә районы, Чертуш) — 90 кг авырлык категориясендә көрәшче, РФ татар көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт остасы, биш тапкыр Яңа Чишмә районы батыры, биш тапкыр Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры җиңүчесе (2014, Әлмәт; 2017; 2018, Биектау һ.б.), күп тапкыр Татарстан чемпионы, ике тапкыр[чыганагы?] РФ чемпионы (2017), Дөнья кубогы иясе (2017). Көрәш буенча РФ җыелма командасы әгъзасы. «2017 елның иң яхшы көрәшчесе». Билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры (2022). [1]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1994 елның 29 июлендә Татарстанның Яңа Чишмә районы Чертуш авылында туган. Әтисе Марат; әнисе Рәмзия, укытучы, 2018 елдан авыл мәдәният йорты мөдире; абыйсы Инсаф, КАИ тәмамлаган; сеңлесе Чулпан. Булат «Техносфералы куркынычсызлык» юнәлешендә А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын тәмамлаган[2].
Көрәш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әтисе Марат Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыганда, армиядә хезмәт иткәндә көрәш һәм чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Ишегалдында малайлары өчен спорт мәйданчыгы ясап куя. Булат дүртенче сыйныфтан башлап, үзенә көндәлек режим билгели: ун тапкыр чүгәләү, ун тапкыр тартылу һ. б. күнегүләр үтәү. Әлеге күнегүләрне беркайчан да калдырмый. Көрәшкә юлламаны аңа Шахмай мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Мифтахетдинов бирә. Беренче уңышлары белән югары сыйныфларда сөендерә: мәктәпне тәмамлаган елны авыл һәм район Сабан туенда батыр кала. А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында укыганда көрәш спорты белән һөнәри шөгыльләнә башлый.
Кукмара, Биектау, Чирмешән, Аксубай, Нурлат районнары Сабан туйларында катнашып, җиңү яулый.
Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәмендә көрәш бәйгесендә 90 кг авырлык категориясендә чыгыш ясап, җиңә, «Лада-Гранта» автомобиле белән бүләкләнә[3].
2012 елдан Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда шөгыльләнә (тренерлары Вакыйф Дәүләтшин, Хәбибрахманов Б.Г.)[4].
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда тренер булып эшли, яшь көрәшчеләр тәрбияли.
2018 елның сентябрендә Кыргызстанда узган Күчмәннәрнең III халыкара уеннарында РФ командасы составында катнаша.
2023 елның мартыннан Чистай командасына күчә, Чистайда көрәшне күтәрү, үстерү буенча җаваплы кешеләрнең берсе итеп билгеләнә.[5]
Спорттагы уңышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2017 ел — Көрәш буенча Дөнья кубогы (Татарстан, 1 июль) — 90 кг авырлык категориясендә — 1нче урын[6].
- 2017 ел — Көрәш буенча РФ чемпионаты (Пермь, 8—10 декабрь) — 90 кг авырлык категориясендә — 1нче урын[7].
- 2018 ел — Көрәш буенча РФ чемпионаты (Казан, 7—9 декабрь) — 90 кг авырлык категориясендә — 3нче урын
- 2018 ел — Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан, 23—24 ноябрь) — 90 кг авырлык категориясендә — 1нче урын.
- 2019 ел — Аба-гүреш (төрекләрнең милли көрәше) буенча Дөнья кубогы (Хотай, Төркия) — 90 кг нан югарырак авырлык категориясендә — 5нче урын (38 пәһлеван арасында)[8].
- 2023 ел — «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган, Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнирда 100 кг авырлыкта чыгыш ясап, җиңүче булган.[9]
- 2023 ел — Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты (Байлар Сабасы ― Миңгәр) ― 100 кг авырлык категориясендә 1нче урын ― дөнья чемпионы[10] [11]
- 2024 ел — «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган, Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнирда 100 кг авырлыкта чыгыш ясап, җиңүче булган[12]
- 2024 ел — Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан, 6-7 март) — 100 кг авырлык категориясендә — 1нче урын (Чистай)[13].
- 2024 ел — II халыкара Иртыш Сабан туенда (Омск) милли көрәш буенча ярышның баш батыры (приз ― Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – Лада гранта машинасы)[14]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2022 ел — Россиянең спорт министры Олег Васильевич Матыцинның 15нче сентябрьдәге 145нче санлы боерыгы нигезендә билбаулы көрәш буенча «Россиянең атказанган спорт остасы» исеме бирелгән.[1]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Энҗе Габдуллина. Татар көрәшчеләренә Россиянең атказанган спорт остасы таныклыгы тапшырылды. Татар-информ, 23.01.2023
- ↑ Динә Йосыпова. Ярасыз спорт чәчәксез мәхәббәт кебек. Интертат, 8.06.2018
- ↑ Борец Булат Мусин из Новошешминского района награжден автомобилем. «Яңа Чишмә хәбәрләре», 17.07.2017
- ↑ Фәрит Салихов. Сүтеп-җыелган көрәшчеләр. Россия чемпионнары ничек тәрбияләнә? Интертат, 28.12.2017
- ↑ Радик Сабиров. Булат Мусин Данил Галиев турнирыннан башлап башка команда өчен чыгыш ясаячак. Шәһри Казан, 16.03.2023
- ↑ Наш земляк, новошешминец Булат Мусин стал победителем на Кубке Мира по национальной борьбе. «Яңа Чишмә хәбәрләре», 5.07.2017
- ↑ Протокол хода соревнований Чемпионата России по борьбе Көрәш 2017 года (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-05-23, retrieved 2019-04-01
- ↑ «Татарстан яшьләре», 12.09.2019, 15нче бит
- ↑ Энҗе Габдуллина. Турнирның чемпионатка әйләнгән мәле, яки Җәлил турнирына тимәгез! Интертат, 21.02.2023
- ↑ Фәнил Мәүлетов. Миңгәрдә билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында автомобиль Радик Сәлаховка бирелде. Саба таңнары, 25.06.2023
- ↑ Энҗе Габдуллина. Татарстан көрәшчеләре Дөнья чемпионы булды. Татар-информ, 26.06.2023
- ↑ Энҗе Габдуллина.Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2024 елгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 3.02.2024
- ↑ Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан беренчелегенең быелгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 7.03.2024
- ↑ Юлай Низаев. Иртыш буе Сабан туеның баш батыры: Бу җиңүгә озак әзерләндем. Татар-информ, 27.07.2024
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мусин Булат Маратович (рус.) // Википедия. — 2020-09-16
- Булат Мусин. 2019 елның 18 март көнендә архивланган. РФ Көрәш федерациясе рәсми сайты(рус.)
- musin_116. instagram
- Булат Мусин. Facebook
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Лилия Фәттахова. Хыяллары да үзе кебек гади. «Идел», 2019 ел, март, 12-15нче бит.