Булат Насыйхов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат Насыйхов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Булат Насыйхов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Булат Вакыйф улы Насыйхов

Туу датасы:

2 ноябрь 1960(1960-11-02) (59 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск

Һөнәре:

театр рәссамы

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Активлык еллары:

1979 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе - 2013
Дамир Сираҗиев премиясе

Булат Насыйхов, Булат Вакыйф улы Насыйхов (1960 елның 2 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск) — театр рәссамы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш рәссамы (2001 елдан). Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2012), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013). РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 2 ноябрендә Татарстан АССР Лениногорск шәһәрендә туган. Казан сәнгать укуханәсен (1979), Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын (хәзерге СПбГАТИ) (1985) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Булат Насыйхов Әлмәт, Чаллы[1], С. Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрлары, Казан курчак театры [2] белән дә хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда М. Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театрында сәхнәләштергән спектакльләрнең күбесенең сәхнә бизәлеше – Б. Насыйховныкы. Ул бизәгән «Печән базары» (Р. Әюпов) спектакле белән Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры күп кенә халыкара фестивальләрдә катнашты. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында озак еллар Булат Вакыйф улы бизәгән «Җилкәнсезләр» (К. Тинчурин) спектакле зур уңыш белән барды. Рәссам бизәгән сәхнә әсәрләренең саны биш дистәгә якын.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бизәгән спектакльләре[3]: Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу» (2001), М. Кәрим «Ай тотылган төндә» (2002), Ф. Бүләков «Кызлар нигә елый?» (2003), Ш. Фәрхетдинов «Әптери солдат маҗаралары» (2002), Һ. Такташ «Җир уллары» трагедиясе (2003), Т. Миңнуллин «Шулай булды шул» (2004), А. Гыйләҗев «Яра» (2005), З. Гыймаев «Бакча караклары» (2007), Р. Вәлиев «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (2008), Р. Сәгъди «Сандугач сайрар җир» (2008), Н. Гыйматдинова «Бүре каны» (2008), Т. Миңнуллин «Кияүле кызлар кияве» (2007), Т. Миңнуллин «Син мине күрәсеңме?» (2009), Т. Миңнуллин «Алпамыш алпавыты» (2009), Л. Лерон «СыСыСыРда ясалган...нар» (2010), Т. Миңнуллин «Нәзер» (2011), А. Иванов «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» (2011), Т. Миңнуллин «Гөргөри кызын бирә» (2013), Р. Галиев «Кадер кичәсе» (2014), Т. Миңнуллин «Кызлар кызык итәләр» (2015), А. Островский «Бирнәсез кыз» (рус. Бесприданница, 2017), Н. Гыйматдинова «Сихерче» (2017), «Карурман аша» (Габдулла Тукай биографиясенә нигезләнеп, 2017), Л. Толстой «Алаша» (рус. Холстомер, 2018), Р. Зәйдулла «Нәгыймә» (2018), И. Иксанова, Г. Хәмидуллина «ЧП» (2019). Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу», «Әлдермештән Әлмәндәр» (2019) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]