Булат Нигъмәтуллин (1973)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат Нигъмәтуллин (1973) latin yazuında])
Булат Нигъмәтуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Булат Җәүдәт улы Нигъмәтуллин

Туу көне

21 март 1973(1973-03-21) (50 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, Мари АССР, Йошкар-Ола

Эшчәнлек еллары

1995 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

баритон

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

ТР атказанган артисты

Булат Нигъмәтуллин, Булат Җәүдәт улы улы Нигъмәтуллин (1973 елның 21 марты, ССРБ, РСФСР, Мари АССР, Йошкар-Ола) — татар эстрада җырчысы (лирик баритон), ТР атказанган артисты (2017). «Татар җыры» халыкара татар эстрада җырлары фестивале призы иясе (2006 елдан). Татар эстрадасында бердәнбер абыйлы - сеңелле дуэт бшкаручы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елның 21 мартында Йошкар-Олада туган. Әтисе Җәүдәт — Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган инженер-төзүче, әнисе Флера — Мари дәүләт педагогия институтын тәмамлаган рус теле укытучысы, сеңлесе Дилә (1991), татар эстрада җырчысы, сеңлесенең ире — Марат, композитор, аранжировщик.

Булатка 1 яшь тә 2 ай вакытта, гаилә Мари АССР район үзәге Бәрәңгегә күчеп кайта. 1982 елда гаилә янәдән башкалага күченә, әмма 3 елдан кире туган якка кайта. Булатның балачагы Бәрәңге районы Мазарбашы авылында уза. Мәктәпне тәмамлагач, Булат Мари дәүләт политехника институтының (2012 елдан Идел буе дәүләт технология университеты) (ru) икътисад факультетында «аудит һәм бухучет» белгечлеге буенча укый[1].

Йошкар-Олада югары уку йортын тәмамлагач, Булат Казанга килә һәм «Ядкарь» продюсерлык үзәге (хәзерге вакытта эшен туктаткан) белән контракт төзи. Продюсерлар Булатка беренче вакытта нык ярдәм итәләр: радио, телевидениедә ротация булдырып, җырчыга танылу китерәләр[2]. Контракт өч елга төзелгән була, аның вакыты чыккач, Булат контрактны дәвам итми, мөстәкыйль рәвештә эшли башлый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәхнәгә беренче тапкыр Булат Нигъмәтуллин 15 яшендә, мәктәптә укыган чагында чыга. Булат халыкка «Торналар» һәм «Якын дустың барын онытма» җырлары белән таныла. Эстрадада поп музыка стилен ярата.

Репертуарында: татар халык җырлары, композиторларның ретро әсәрләре («Әдрән диңгез», «Зәңгәр күзләр»), татар эстрадасының популяр хит-җырлары. Кайбер җырларга көйне үзе яза (мәсәлән, «Пар каеннар»), җырларга аранжировканы композитор Марат Мухин ясый.

Башкарган җырлары-треклар: «Яратам сине генә», «Абый белән сеңел», «Безнең гомер», «Салават күпере», «Чулпан», «Йөрәк җыры», «Сөйгән ярым», «Сау булыгыз, кызлар», «Көтмим инде», «Дәү әтием», «Аккошларым», «Булмас димә», «Юк димә сөюне», «Туганнарым», «Адаштырма мине», «Көзгең булсам иде», «Мәхәббәт дәвалары», «Зәңгәр күзләр», «Йөгерә елларым», «Якын дустың барын онытм»а, «Урман буйларында балан», «Урманнарга кергән идем», «Ышанма әгәр дә», «Сайра син, тынма гына», «Пешкән җиләк», «Көтмим инде», «Сөям диеп яз әле», «Сау булыгыз, кызлар», «Ландышлар», «Яшәр идем», «Гүзәлем», «Сулагай», «Әдрән диңгез», «Дусларга», «Туган як», «Каенкаем, син нишләдең», «Син булганга», «Сереңне җилләргә сөйләмә», «Язларыма кайт әле», «Туган көнең белән», «Мәхәббәт дәвалары», «Миләүшәләр үскән аланда», «Ике ярда», «Якты сагыш», «Син тормышым ялкыны», «Мәхәббәттә янганнар», «Торналар», «Тик көт кенә, әнкәй», «Оч син, җырым» (Болгар радиосының VI миллли музыкаль премиясе, 2018) һ. б[3][4].

Альбомнары: 2004 елда «Мин яшьлекне җырлыйм» исемле беренче альбомы дөнья күрә. 2005 елда «Якты юл» исемле альбомын чыгара, 2009 елда «Безнең гомер», соңрак, «Яратам сине генә», «Табалмассың яхшыракны» һ. б. альбомнары яздырыла[5].

«Якты юл» альбомы, 2005

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, улы Айдан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]