Эчтәлеккә күчү

Булгаков (Уфа районы)

54°30′ т. к. 55°54′ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булгаков (Уфа районы) latin yazuında])
Булгаков
баш. Булгаков
Нигезләнү датасы 1785
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Булгаков авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Булгаков авыл җирлеге[d][1]
Халык саны 3591 (2010)[2]
Почта индексы 450501
Карта

Булгаков (рус. Булга́ково, баш. Булгаков) ― Башкортстанның Уфа районында урнашкан авыл. Булгаков авыл җирлегенең[d] административ үзәге.

Авыл атаклы дворян Булгаковлар[d] нәселенең исемен йөртә. Авыл урнашкан җирләрне 1785 елда надворный советник (1783) Николай Михайлович Булгаков сатып алган [3].

Авыл Өршәк елгасының уң ярында Уфа шәһәре чигеннән 21 км көньяктарак урнашкан. Көньяк-көнбатышта урман массивына тоташа.

Авыл аша Р240 (Уфа — Ырынбур) автомобиль юлы уза, авылда аннан Белоретка һәм Магнитогорскига автомобиль юлы, шулай ук Яңгалыш (Чишмәгә) һәм Подлуб / Бозаязга җирле автомобиль юллары китә. Авылдан 8 км төньяктарак Уфа аэропорты, аның янында Уфа ― Ырынбур линиясендә Өршәк тимер юл станциясе урнашкан.

Авылда Аэропорт микрорайоны бар, Яңа Булгаково микрорайоны төзелә.

Авылга 1785 елда нигез салынган. 1785 елның 11 апрелендә надворный советник (1783) Николай Михайлович Булгаков Муса авылы җирбиләүче катламы вәкилләреннән Өршәк елгасыннан Кечеурман урманына, Сукаеш елгасына, Сихонкино авылының (хәзерге Кырмыскалы районы) сөрүлек җирләренә кадәр булган җирләрне «мәңгелеккә һәм кире кайтармаска» дип сатып алган[4].

Авыл барлыкка килгәнче биредә Алмантай дип йөртелгән торак пункт булган. Анда аренда срогы тәмамлану сәбәпле авылны ташлап киткән чуашлар яшәгән булырга мөмкин[4].

1786 елда Н. М. Булгаков сатып алынган биләмәсенең биштән бер өлешен алпавыт хатыны Жердинскаяга 150 сумга саткан. 1812 елның 12 декабрендә Николай Булгаков, яңа җир мәйданнары сатып алып, үз милкенә өстәгән[4].

XIX гасырда авыл Воскресение (Булгаков) волосте үзәгенә әверелгән. Волость атамасы чиркәү исеменнән алып куелган (таш чиркәү 1851 елда төзелгән). 1906 елда әлеге волостька 10 489 кеше яшәгән 28 торак пункт кертелгән[4].

XIX гасыр ахырында авылда почта бүлеге, земство авыл хуҗалыгы мәктәбе, XX гасыр башыннан һөнәрчелек училищесы урнашкан. 3 кибет булган[4].

1895 елда авылда 129 йорт булган, анда 475 ир-ат һәм 492 хатын-кыз яшәгән. Аңлашылмаган сәбәпләр аркасында 1906 елга халык саны икеләтә кимегән: 209 ир-ат һәм 238 хатын-кыз калган. Хуҗалыклар саны да 73 кә кадәр кимегән. 1920 елда 107 йортта 349 ир-ат һәм 363 хатын-кыз яшәгән.

Хәзерге вакытта авыл яңа үсеш чоры кичерә. 2000-елларда авылда комплекслы төзелеш планы кабул ителгән. 2010 елның маенда торак пунктта 250 гектар җирне сату буенча аукцион уздыру турында игълан ителгән. Җирне сатуның максаты ― сатыла торган биләмәдә төзелеш эшләре җәелдерү[5].

Сату-алу нәтиҗәләре буенча төзүчегә бу мәйданда тулы бер комплекс төзергә туры киләчәк[5], азкатлы йортлар гына түгел, юллар, инженер-коммуналь инфраструктура объектлары: мәктәп, хастаханә, поликлиника, кибетләр, шулай ук күңел ачу үзәге төзү планлаштырыла[5].

2005 елда авыл Троицкое[d] торак пункты белән берләштерелгән[6].

2023 елда авылда 890 бала укый торган мәктәп төзелгән.

Халык саны
2002[7]2009[7]2010[8]
280132803591

2020 елгы җанисәп[d] буенча, күпчелек милләтләр — руслар (53,5 %), татарлар (24,8 %), башкортлар (14,5 %).

Авылда православие чиркәве, «Мирас» һәм «Суфия» мәчетләре эшли.

  1. 1 2 ОКТМО
  2. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
  3. Исторические картинки. Булгаковские усадьбы. mihailovka-ufa.ru https://sp-bulgakovo.ru/istoriya/?ysclid=mjiurv3oat154620609 История с. Булгаково. 2026 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган Булгаковский сельсовет Уфимский аайон Республики Башкортостан(рус.)
  4. 1 2 3 4 5 Статья на сайте «Генеалогия и архивы».
  5. 1 2 3 Расул Хамидуллин (2010-05-12, Среда, 17:30). В Уфимском районе состоится аукцион по продаже крупного участка земли (html). Экономика. «Башинформ».
  6. Закон о границах, статусе и административных центрах муниципальных образований в Республике Башкортостан от 20.07.2005 № 211-з.
  7. 1 2 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  8. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланган. 2014-08-20 тикшерелгән.