Бурак Йылмаз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бурак Йылмаз latin yazuında])
Бурак Йылмаз
Туган 15 июль 1985(1985-07-15)[1][2] (38 яшь)
Анталия, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Q6046157?
Һөнәре футболчы, футбол тренеры
Спорт такымы әгъзасы Эскишехирспор[d], Бешикташ (футбол клубы), Трабзонспор, Манисаспор[d], Фенербахче[d], Галатасарай, Антальяспор[d], Бейҗиң Гоән[d], Төркия милли 17 яшькә кадәрге яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркия милли 18 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Юношеская сборная Турции по футболу (до 19 лет)[d], Turkey national under-20 football team[d], Төркия милли яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркия А2 милли яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркиянең милли футбол җыелмасы, Манисаспор[d] һәм Эскишехирспор[d]

 Бурак Йылмаз Викиҗыентыкта

Бурак Йылмаз (төр. Burak Yılmaz; 1985 елның 15 июле, Анталья) — төрек футболчысы, «Лилль» француз клубы һәм Төркия җыелма командасы һөҗүмчесе.

Серген Ялчиннан соң карьерасы дәвамында Төркиянең барлык дүрт клубы өчен уйнаган икенче футболчы: «Бешикташ», «Фенербахче», «Трабзонспор» һәм «Галатасарай»[3].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йылмаз карьерасында беренче клуб Төркиянең «Антальяспор» командасы була. Форвард команданың Беренче лигадан Суперлигага чыгуына зур өлеш кертә. Клуб өчен чыгыш ясаганда 78 матч уйный, аларда 35 туп кертә.

Бурак Йылмаз 2011 елда Төркия җыелма командасында Хорватиягә каршы уенда

2006 елның 14 июнендә «Бешикташ» клубы составын тулыландыра. 2006/07 сезон ахырына кадәр клуб өчен 32 матч уйный, аларда 6 гол кертә. Аннары старт составында урынын югалта һәм 2007/08 сезон ахырына кадәр команда өчен нибары 6 матч уздыра.

2008 елның 8 гыйнварында, Филип Голошко алыш-бирешнең бер өлеше буларак, «Манисаспор»га бирелә. Бу клуб өчен беренче матчта хет-трик ясый. Маниса шәһәре клубы өчен чыгыш ясаган вакытта аның составында 16 матчта уйный, аларда 9 туп кертә.

2008 елның 3 июлендә Бурак «Фенербахче»га сатыла. Команда өчен чыгыш ясамый, шуңа күрә 2009 елда «Эскишехирспор»га 1 елга арендага бирелә. «Эскишехирспор»да аренда тәмамлангач, «Фенербахче»дан китә.

2010 елның февралендә «Трабзонспор» белән контрактка кул куя. 2010/11 сезонында клуб өчен 30 матчта 19 гол кертә, шул рәвешле үз командасына Төркия Суперлигасында икенче урынны алырга һәм Чемпионнар лигасына чыгарга ярдәм итә. 2011 елның июлендә команда белән яңа дүрт еллык контрактка кул куя.

2011 елның ноябрь башында футболчы белән Казанның «Рубин»[4] клубы һәм Мәскәүнең ЦСКА клубы кызыксына дигән имешләр пәйда була. «Haberturk Spor мәгълүматларына караганда, ЦСКА форвард өчен 15 млн евро тәкъдим иткән[5].

2011/12 сезон нәтиҗәләре буенча, 33 керткән туп белән Төркия чемпионатының иң яхшы бомбардиры була.

2012 елның 13 июлендә «Галатасарай» Бурак Йылмазны «Трабзонспор»дан күчерү турында игълан итә. Уенчының трансферы истанбуллыларга 5 млн еврога төшә[6]. 2012/13 Чемпионнар лигасында 8 гол кертеп, иң яхшы бомбардирларның берсе була.

Җыелма команда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бурак Йылмаз Төркиянең төрле яшьтәге җыелма командалары өчен чыгыш ясаган. 2006 елдан башлап Төркиянең беренче җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Ил командасы өчен беренче тупны 2011 елның 3 июнендә кертә.

Җыелма команда өчен барлыгы: 70 уен / 29 гол; 32 җиңү, 18 ничья, 20 җиңелү.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Команда өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркия байрагы «Бешикташ»

  • Төркия Кубогы иясе: 2006/07
  • Төркия Суперкубогы иясе: 2006

Төркия байрагы «Трабзонспор»

  • Төркия Кубогы иясе: 2009/10
  • Төркия Суперкубогы иясе: 2010

Төркия байрагы «Галатасарай»

  • Төркия чемпионы: 2012/13
  • Төркия Кубогы иясе: 2013/14
  • Төркия Суперкубогы иясе: 2012, 2013, 2015
  • Emirates Cup 2013 иясе

Франция байрагы «Лилль»

Шәхси[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Төркия чемпионатының ел уенчысы: 2012/13
  • Төркия чемпионатының иң яхшы бомбардиры: 2011/12 (33 гол), 2012/13 (24 гол)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]