Бурандай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бурандай latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бурандай
Татар-монгол гаскәр башлыгы
Туган 1176(1176)
Үлгән 1262(1262)
Чыңгызхан идарә иткән чорда татар-монголларның беренче явы

Бурандай - татар-монгол гаскәр башлыгы, Бату хан идарә иткән чорның төмәнчесе, Сүбәдәй батыр көрәштәше һәм дусты.

1236-1242 елларда татар-монгол көнбатыш явының җитәкчеләренең берсе, соңрак Алтын Урданың көнбатыш өлешенең хакиме булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1236 елда Идел буе Болгарына каршы сугышта катнаша, 1237-1238 елларда төньяк-көнчыгыш Русияне басып алуда катнаша.

Бурандай җитәкләгән татар-монгол гаскәре Рәзән, Коломна, Владимир шәһәрләрен яулап алганнан соң, урыс кенәзләре Сит елгасына качып, анда күп көчләрен туплый. Җыелган урыс гаскәрләре тиз татар һөҗүмен көтмичә ял итә, аракы эчкәли башлый. Бурандай җитәкчелегендәге татар-монгол корпусы Владимир шәһәрен алганнан соң, 3 атна дәвамында бик тиз Сит елгасына барып җитә. Хәлиткеч, көтелмәгән татар һөҗүме нәтиҗәсендә бөтен урыс гаскәре камалышка эләгә һәм тулысынча һәлак була диярлек, шул исәптән Владимир кенәзе, Ярослав кенәзе үтерелә, соңрак Ростов кенәзе дә һәлак була.

Бурандай оештырган Сит бәрелешендә җиңү нәтиҗәсендә төп урыс көчләре бетерелә диярлек, Русия татар-монгол хакимиятенә буйсына.

1240 елда Бурандай җитәкләгән гаскәр Киев шәһәрен яулап алуда катнаша.

1241 елда Бурандай Бату ханга Польша һәм Галиция-Волын кенәзлеген яулап алырга булыша.

1251 елда хакимият өчен көрәш вакытында Бату хан Бурандайны Отырар янына (бүгенге Казакъстан) Чагатай варисларына каршы сугышта Мүнкә ханга булышырга җибәрә.

Бурандай җиңгән Сит бәрелеше күренекле хәрби җиңүләр исемлекләренә керә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Сахаров Н.А. Битва на Сити в летописях, преданиях, литературе. Заметки на полях. — Издатель Александр Рутман, 2008.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.