Бурган-Даа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бурган-Даа latin yazuında])
Бурган-Даа (Будда тавы).
Бурган-Даа (Будда тавы) янында.

Бурган-Даа (башка исемнәре Бурган Даа, Богда Даа, Будда Даа) — ул Тывада Чаа-Хөл кожуунында Сүме-Бели дигән тауда мәгарә эчендә Авыдай Бурган поты торган изге урын. [1].

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаа-Хөл кожуунында Сүме-Бели тавының өстендә зур мәгарә эчендә урнашкан. Ул Саян-Шушенск ГЭСының сусаклагычы янында урнашкан.
Сусаклагыч киңәеп күтәрелеп бу урынның мәйданына килеп җитә: тугыз айда (июнь-март) су дәрәҗәсе астында була, калган өч айда (апрель-июнь) ул судан чыккан килеш тора.
XII-XIII гасырлар белән даталана.
Совет чоры башланганнан соң, бу урынны ламалар карап торуын дәвам иткәннәр.
Тыва АССР министрлар хуралы 1977 елда карары белән бу урын “Мәгарәдә изге сурәт (XI-XIII гасырлар)” дип атала.
1921 елда Тыва Ойрот Республикасы революцион ССРБ һәм Монголия дәүләтләренең соравы буенча Буддачылык динен дәүләттән аерганнар. Шуннан соң 1930 елдан бирле Тывада гыйбадәтханәләр бетерелгән булган, лама һәм башкылар кимсетелгән, аларны күзәткәннәр, кайчак төрмәгә утыртканнар.
Тыва халкы, Чаа-Хөл, Улуг-Хем халкы Сүме тавындагы Изге Будда Борханына бергәләп дога укып ихтирам иткән.
XX гасырда Саян-Шушенск ГЭС-ының тирән урыннары 240 метрга җиткән.

Корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уртада Авыдай Бурган тора. Янында ике пот Авалокитешвара (Тыва телендә Ченрезиг дип атала) белән Махастхамапрапта (Тыва телендә Тхучентхув дип атала) бодхисаттвалар. Тышта ераграк ике локапала тора - Авыдай Бурганның уң ягында (көньяк якның сакчысы) Вирудхаки, сул якта Вирупаксы (көнбатыш якның сакчысы, Һинд динендә исә ул Вамана яки Тривикрама буларак билгеле) тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "Ыдык күштүг Будда Бурган" деп номдан

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ном. Кара-оол В.Х. "Ыдык күштүг Будда Бурган". 2013ч., Ю.Ш. Күнзегеш аттыг Тываның ном үндүрер чери, 308 ар.