Бурун (халык)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бурун (халык) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бурун

Бурун (барун, таулы бурун, төньяк бурун) — Судан белән Хәбәшстанның чик буе районнарында, Курмук шәһәреннән, Томбак һәм Ябус елгаларынан көньяктарак яшәгән төньяк луо төркеменә кергән кавем.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кардәш регрейг һәм мабаан кавемнәре белән бергә 68 мең кеше яши.

Теле һәм дине[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп тел — нил-сахара гаиләсенең шари-нил төркеменә караган бурун теле. Шулай ук гарәп теле дә киң таралган. Халык вәкилләренең күпчелеге - мөселман-сөнниләр.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бурун халкының ата-бабалары XVI - XVIII гасырларда хәзерге заман территориясенә көнбатыштан, Нил үзәненнән килә. XVI-XVIII гасырларда алар Сеннар дәүләтенә керә.

Бурун илен Собат елгасының төньягында өйрәнгән капитан Коннингэм халыкны танып белүгә зур өлеш кертә [1].

Традицион шөгыльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп традицион шөгыльләр булып кул көче белән башкарылган басу эшләре: тары-элевисина, тэфф, дурра, кузаклы культуралар үстерү; терлекчелек - эре һәм вак мөгезле терлекне көтүдә йөртеп асрау; балыкчылык; җиләк-җимеш җыю тора. Агачтан әйберләр эшләү (культ скульптуралары, җиһаз), көймәләр ясау үсеш алган.

Бурун халкы вәкилләре арасында коллар сату сәүдәсе XX гасырның беренче яртысына кадәр сакланып калганлыгы мәгълүм[2].

Яшәү рәвеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы заманнардан килгәнчә, олы гаилә җәмгыятьләреннән торган авыл общиналарында яшиләр, ыру башлыклары идарә итә. Никах патрилокаль, полигиния очрый. Авыл бер урында оешып, терлекләр өчен дә киртә булып хезмәт иткән койма белән уратып алына, сулыклар ярларында урнашалар.

Тораклары Судан тибындагы - кыеклары цилиндр рәвешле, балчык яки чыбыктан үрелгән диварлар. Хуҗалык корылмалары-абзарлар,иген саклагычлар баганага утыртыла, балчыктан ясала..

Кием-салым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Традицион кием-салым - күн передник, бил тирәсен үлән яки яфраклар белән каплыйлар. Заманча ир-атлар киң жиңле ак күлмәк киеп йөриләр, хатын-кызлар — ак япмалар, озын мамык күлмәкләр кия.

Туклану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бурун халкы вәкилләренең төп ризыгы - ботка, күмәч, сөт, яңгырлы чорда - балык, киек ите.

Фольклор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фольклор үсеш тапкан. Традицион ышанулары - борынгы бабалары мәдәнияте, тотемизм.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Hugh D. Pearson Progress of Survey in the Anglo-Egyptian Sudan // The Geographical Journal, Vol. 35, No. 5 (May, 1910), p. 539
  2. Jay Spaulding The Business of Slavery in the Central Anglo-Egyptian Sudan, 1910—1930 // African Economic History, No. 17 (1988), p. 42

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • H. D. Pearson Progress of Survey in the Anglo-Egyptian Sudan // The Geographical Journal, Vol. 35, No. 5 (May, 1910), p. 539
  • J. Spaulding The Business of Slavery in the Central Anglo-Egyptian Sudan, 1910—1930 // African Economic History, No. 17 (1988), p. 42
  • Андрианов Б. В. Бурун // Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков. М.: Большая Российская Энциклопедия, 1999.