Бутан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Бутан Патшалыгы
135px Emblem of Bhutan.svg
Байрак Илтамга
милли һимны
Bhutan in its region.svg
Нигезләнгән 1907 елның 17 декабре
Рәсми телләр Дзонг-кэ
Башкала Тхимпху
Идарә итү формасы конституцион монархия
Дәүләт дине буддачылык (Друкпа Кагью)
Мәйдан
• Барлыгы

38 394 км²
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

753 947[1] кеше
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

1 958 803 866[2] $
КПҮИ  0,573[3], 0,582[3], 0,589[3], 0,595[3] һәм 0,605[3] 
Акча берәмлеге Нгултрум
Интернет-домен .bt
ISO коды BT
ХОК коды BHU
Телефон коды ++975
Сәгать пояслары +6
Балигъ булу яше 18

Координатлар: 27°27′00″ т. к. 90°30′00″ кч. о. / 27.45000° т. к. 90.50000° кч. о. / 27.45000; 90.50000 (G) (O)

Бутан Патшалыгы (འབྲུག་ཡུལ་ | brug yul | zhuk yü | тыңларга ) – Азиядә Гималайлардагы дәүләт, Һиндстан һәм Кытай арасында урнашкан. Башкаласы – Тхимпху шәһәре. Үзисеме – Друк Юл яки Друк Ценден- «яшенле аждаһа иле».

Бутан – шулай ук, Һиндстанның Көнбатыш Бенгалия штатындагы, үзәге Калимпонг булган чиктәш территориянең тарихи атамасы. Бу территорияне Бутаннан конфликтлар нәтиҗәсендә XIX гасырда инглизләр тартып ала.

Бер версия буенча «Бутан» атамасы Бху-Уттан (Bhu Uttan) дигән сүздән алынган, ул санскрит теленнән тәрҗемәдә «таулык» яки «таулы ил» дигәнне аңлата. Башка версия буенча, ил атамасы «Тибет кырые (ахыры)» яки «Тибет көньягы» дигәнне аңлатучы Бхот-Ант (Bhots-ant) сүзеннән килеп чыккан.

Көнбатышта Бутан Патшалыгы Сикким дигән һинд штаты белән (1975 елга кадәр ул мөстәкыйль патшалык була), көнчыгышта Аруначал-Прадеш штаты, көньякта күп еллык ватандашлар сугышы баручы Ассам штаты, көньяк-көнбатышта Көнбатыш Бенгалия белән чиктәш.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бутан территориясе 47 000 кв. км алып тора.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкаласы - Тхимпху (27 мең кеше). Административ мөнәсәбәттә ил 8 провинция (дзонгтан) тора.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бутан - чикләнгән монархия. Дәүләтнең башы - патша Джигме Кхесар Намгьял Уангчук .

Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ил Көнчыгыш Гималайларның көньяк өлешен алып тора, иң югары нокта - Джомолхари (7314 м) тавы.

Геологик төзелеше һәм файдалы казылмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җире эчендә кальций карбиды, гипс запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бутанның климаты муссонлы, күбесенчә дымлы, тропик, югары билбауда - салкын.

Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брахмапутра елгасы бассейны.

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яфраклы мәңге яшел һәм яфрак коя торганнар хөкем сөрә. 4000 м дан югарырак югары тау болыннары бар; мәңге карларның массивлары һәм бозлыклар бар.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Имезүчеләрдән филләр, мөгезборыннар, юлбарслар, леопардлар, пантералар, кыргый үгезләр, маймыллар, мускус боланнары, Гималайлар аюлары, төлкеләр бар.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халкы 1909 млн кеше. Этник төркемнәр: бхотлар - 50%, непаллылар - 35%. Телләр: дзонгха тибет диалекты (дәүләт теле), гурунг.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махаяна буддизмының лама төре (дәүләт дине) - 75%, индуизм - 25%.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанда төпләнеп калып, инглиз колонизаторлары Бутан өстеннән контроль куйганнар. Ил Һиндстаннан бәйсезлекне 1949 елда алган. 1954 елда Бутанда үз парламент барлыкка килгән.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бутан - аграр ил. Тау җир эшкәртү (бөртеклеләр, манго, ананаслар, цитруслар); тау көтүчелеге, тауларда урман кисүе. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү һәм тау файдалы казылмалар предприятиеләр. Үзлектән ясап һөнәр тукымалар, келәмнәр, салкын корал ясау; нәфис металлар, агачлар эшкәртү. Экспорт: агач, фрукт консервалары, күмер, мускус, лак, балавыз, графит, фил сөяге. Чит ил туризмы, почта маркалары сату.

Акча берәмлеге - нгултрум (шулай ук Һиндстан рупиясе дә йөри).

Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнгать һәм архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдә буддизм монастырьлары бар.

Тхимпху.

Иң эре монастырьлар һәм патша сарае. Пунакха (элеккеге җәй башкаласы). Иске патша сарае.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]