Бутанда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бутанда ислам latin yazuında])
Бутанның дәүләт байрагында илнең милли символы булган аждаһа сурәтләнгән
Бутанның дәүләт эмблемасында буддачылык элементлары өстенлек итә

Бутанда исламБутан корольлеге территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Бутан халкының (771 мең кеше) 0,20 % ы — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам Бутанда азчылык дине булып тора. Бутан мөселманнары — сөнни мөселманнар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд ярымутравын яулап алган инглиз колонизаторлары 1910 елда Бутан өстеннән дә сәяси контроль урнаштыра[2]. Һиндстаннан бәйсезлекне ил 1949 елда алган.

Бутан халкының 75 % ы — дәүләт дине булган Ваджраяна буддачылыгы, 22 % ы — һинд дине тарафдарлары, 2 % ы — халык диненә табынучылар һәм 1 % ы — башка диннәр (христианлык, ислам) вәкилләре.

1990-елларда милли изү, сәяси һәм икътисади кыен шартлар тудырылу сәбәпле, Бутанның азчылык халкын тәшкил иткән непал чыгышлы лхоцампа(ингл.) этник төркеме (ил халкының биштән бер өлеше) Непалга чыгып китәргә мәҗбүр ителә. Непал Бутан хөкүмәтеннән 80 мең качакны кире кабул итүен таләп итә.

Австралия, Канада, Дания, АКШ, Норвегия, Яңа Зеландия, Нидерланд яки Бөекбритания кебек илләргә күчеп китүчеләр дә күп була[3].

2009 елга кадәр Бутанның дәүләт дине булып буддачылык исәпләнгән. 2009 елда кабул ителгән конституция буенча, ил гражданнарына дин тоту иреге гарантияләнә. Аңа кадәр булган Бутан законы да һәр кешенең динне ирекле сайлау хокукын күздә тоткан булган. Әмма Бутанның ил сәясәте буддачы булмаганарның миссионерлык эшчәнлеген чикли — илгә башка диннәр вәгазьчеләре килүне тоткарлый, башка диннәрнең дини корылмаларын төзүне тыя, дини бәйрәмнәрне үткәрүне регламентлый. Бутанның көньяк районнарында яшәүче һинд динендәләргә бу чикләүләр кагылмый. Бутанда 1980-еллар азагы — 1990-еллар башында Махаяна буддизмын кабул итүгә мәҗбүр итү, дини эшчәнлек белән шөгыльләнүдә дискриминация очраклары билгеле[4].

Бутан короле (2006 елдан) Жигме Кхесар Намгьял Вангчук(ингл.) буддачылык тарафдары, шул ук вакытта башка диннәр вәкилләренең дә яклаучысы дип санала[5].

Буддизм һәм индуизмга карамый торган дини төркемнәр (христианнар, мөселманнар), нигездә, дини җыелышлар һәм йолаларны шәхси йортларда ирекле үткәрә ала, әмма дини биналар төзү яки халык алдында җыелу тыелып килгән.

2007 елда Бутанда һәр яңа дини бина төзелешенә хакимияттән аерым лицензия алырга кирәк булган, һәм буддачылык гыйбадәтханәләреннән башка дини объектлар төзүгә мондый лицензияләр бирелмәгән.

Мөселманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бутанда мөселманнар бик аз санда. Дини демография турында мәгълүмат җыю һәм тәкъдим итү белән шөгылләнүче Adherents.com веб-сайты мәгълүматы буенча, Бутан халкының 5 % ы — мөселманнар.

Pew Research Center тикшеренү үзәге 2005 елда мөселманнар 2750 булган дип исәпләп чыгарган.

2009 елда мөселманнар 7 мең булган[6].

2008 елда Әхмәдия ислам җәмгыяте Бутанда мәчет төзегән дигән мәгълүмат бар[7][8].

Бутанның көньягында, Һиндстан белән чиктә урнашкан Пхунчхолинг шәһәре белән Һиндстанның көнчыгышында урнашкан, халкының 27 % ы Ислам дине тарафдары, штат башкаласы Калькуттада мәчетләр булган Көнбатыш Бенгалия штаты шәһәрләре (Силигури һ. б.) арасында автобус йөри.

Чит илләрдән (Бангладеш, Һиндстан һ. б.) килгән туристларга Бутанда мәчет (яки гыйбадәтханә) һәм хәләл ризыклы рестораннар булмау кыенлык тудыра[9].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]