Эчтәлеккә күчү

Бухгалтерлык табышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бухгалтерлык табышы latin yazuında])
Бухгалтерлык табышы

Бухгалтерлык табышы (ингл. accounting profit) — эшкуарлык эшчәнлегеннән алынган гомуми табыш, хисап чоры өчен гамәлдәге закон белән кабул ителгән кагыйдәләргә туры китереп, бухгалтерлык исәбе мәгълүматлары буенча исәпләнгән, мондый эшчәнлекне алып бару өчен документлаштырылмаган чыгымнарны, шул исәптән югалган табышны кертеп.

К. Р. МакКоннелл һәм С. Л. Брю фикеренчә, бухгалтерлык табышы гомуми керемнән бухгалтерлык чыгымнарын (ачык чыгымнар) алып ташлауга тигез:

Бухгалтерлык табышы = Керем — Бухгалтерлык чыгымнары.

Бухгалтерлык табышы — бу гомуми керем һәм бухгалтерлык чыгымнары арасындагы аерма.

Икътисади табыш эшмәкәрне керем алуга гына түгел, шул керемне булган ресурсларны альтернатив кулланганда алырлык керемнәр белән чагыштыруга да этәрә. Мәсәлән, эшмәкәр җитештерүне оештырып, 3000 сум бухгалтерлык табышы алды ди. Ә акчаларын банкка салса, ул процент рәвешендә 4000 сум алган булыр иде. Моннан, әгәр бухгалтерлык табышы альтернатив чыгымнарны исәпкә алган икътисади табыштан кимрәк булса, эшмәкәр күзлегеннән караганда, ресурстан файдалануны нәтиҗәсез дип санарга кирәк.

Фирманың табышын икътисадчылар һәм бухгалтерлар тарафыннан төрлечә аңлау фирмада эшнең торышы турында төрле нәтиҗә ясауга китерә.

Эшмәкәр үз производствосының нәтиҗәлелеген генә түгел, аны үстерү перспективасын анализлаганда чыгымнарны санауның кайсы ысулын — бухгалтерлыкнымы яисә икътисадинымы — сайласа яхшырак соң? Күрәсең, чыгымнарның һәм табышның чынбарлыктагы зурлыкларын исәпләү өчен бухгалтерлык ысулын кулланырга кирәк. Ресурсларны салуның альтернатив вариантларыннан берсен сайлау турында карар кабул иткәндә, чыгымнарны санауның бары тик икътисади ысулы гына ярашлы.

Теләсә кайсы предприятие хуҗасы табыш күләмен арттырырга омтыла. Шул хакка ул җитештерү технологиясен һәм оештыру алымнарын камилләштерә, хезмәткәрләрне җитеш- терүчәнлекне күтәрү белән кызыксындыра, ресурсларны экономия ләү режимы кертә. Бу барлык чыгымнарның зурлыгын киметүгә китерә һәм табышны күтәрүгә этәргеч бирә.[1]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Макконнелл К. Р., Брю С. Л. Экономические издержки // Экономикс: принципы, проблемы и политика : [рус.] = Economics: Principles, Problems, and Policies. — М. : Республика, 1992. — Т. 2. — ISBN 5-250-01486-0.