Буш урынлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Буш урынлы latin yazuında])
Буш урынлы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
киң зал, урам
Физик активлык
уртача

Буш урынлы татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.

Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:

Саескандай чайкаклап,
Мин йөримен өй саклап,
Каздай булып кыйгаклап,
Сиңа тиям, син әбәк!

Шулай дип берсенең аркасына суга да түгәрәк әйләнә йөгерә. Сугылган бала урыныннан чыгып, аңар каршы яктан йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам иттерелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]