Буылу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Буылу latin yazuında])
Буылу
Саклык белгечлеге неотложная медицинская помощь[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C50465
 Буылу Викиҗыентыкта

Асфикция (буылу). Бу — организм тукымалары кислородка җитәрлек туенмаганда барлыкка килгән халәт. Аналык эчендә булган һәм бала ту­ ганнан соңгы периодлардагы асфикцияне аерып карыйлар. Карында кислород җитмәүнең сәбәбе төрлечә аналыкның көчле кыска­ рулары нәтиҗәсендә, соңгылык (плацента) аналыктан кубу, кендек бавы бөтерелү. Нәтиҗәдә яралгыга кислород аз килә башлый. Аның канында углекислота арта. Бу яралгының сулыш үзәген ярсыта, яралгы беренче сулышын ала, тик һава урынына аның сулыш юлына су керә һәм бала асфикция халәтендә туа. Яңа туган балаларда асфикция еш кына ми тартмасына кан саву нәтиҗәсендә була. Сулыш юлларында тумыштан булган дефектлар да асфикциянең сәбәбенә әверелә ала. Бу очракта кендекне кискәнче кислород җитешсезлеге сизелми. Асфикцияне җиңел һәм авыр формаларга аералар. Җиңел формадагы асфикция билгеләре: тире күгәргән төстә була, конъюнктиваларга кан сава.

Күз алмалары бүлтәеп чыга, мускулларның тонусы шактый әйбәт, йөрәк тибеше көчле. Авыр асфикция вакытында тире агарып чыга. Лайлалы тышчалар күгелҗем төстә, мускулларның тонусы бик түбән, йөрәкнең эше көчсезләнә. Бу очракта баланың сулышын көйләү авыррак. Яңа туган балаларның сәламәтлегенә бәя бирү өчен, Апгар ысулы дип аталган тикшерү ысулы кулланыла. Әлеге ысул яңа туган баланың беренче мизгелләрдәге халәтен билгели.

Асфикциядә туган балаларны реанимацияләүнең төп шартлары—югары сулыш юлларын чистарту, сулыш хәрәкәтләрен тудыру, йөрәк эшчәнлегенә булышлык күрсәтү. Бу өлкәдә тәҗрибәле табиблар ярдәм күрсәтергә тиеш.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]