Бхактиведанта Нараяна Госвами

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бхактиведанта Нараяна Госвами latin yazuında])
ингл. Bhaktivedanta Narayana Gosvami
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Британия Һиндстаны
 Һиндстан
Туу датасы 16 февраль 1921(1921-02-16)
Туу урыны Буксар[d], Патна[d], Бихар и Орисса[d], Британия Һиндстаны, Британия империясе
Үлем датасы 29 декабрь 2010(2010-12-29) (89 яшь)
Үлем урыны Пури, Центральный дивизион[d], Одиша, Һиндстан
Һөнәр төре кәшиш, дини язучы, Гуру
Вәкиле Халыкара саф бхакти-йога җәмгыяте
 Бхактиведанта Нараяна Госвами Викиҗыентыкта

Бхактиведа́нта Нара́яна Госва́ми (IAST:Bhaktivedānta Nārāyaṇa Gosvāmī, күбрәк Нараяна Махараджа буларак мәгълүм; туганда исеме — Нараяна Тиваривайшнав дини әһеле, дин белгече, язучы, Бхактипрагьяна Кешава Госваминың өлкән өйрәнчеге һәм варисы; Халыкара саф бхакти-йога җәмгыятенең нигезләүчесе. Бхактиведанта Нараяна Госвами дөнья тирәли 30 мәртәбә әйләнгән, дәгъва белән дөньяның күп илләрендә булган. 2002 елга мәгълүмат буенча аның 40 меңнән артык өйрәнчеге булган.[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тууы һәм балачагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нараяна Тивари яңа ай көнендә 1921 елның 16 февралендә Британия Һиндстанында, Биһарда, Тиварипурда туган булган. Тиварипур элек Ганг ярында урнашкан булган, әмма соңрак елга агымын үзгәрткән һәм хәзер авыл аннан берникадәр арада урнашкан. Һинд дине тарафдарлары ышанулары буенча, нәкъ менә шул урында Рама Ходае Татака шәйтанын үтергән. Нараянаның әтисе-әнисе брахманнар булган һәм ул шри-сампрадая рухи сызыгыннан булган. Нараянаның әтисенең исеме Балешварнатх Тивари Пандит, әнисенең исеме — Лакшми Деви булган. Нараяна балачагыннан рухи тормышка зур кызыксыну күрсәткән: ул Ходай исемнәрен кабатларга һәм җырларга яраткан, «Маһабһаратам»нан, «Рамаяна»дан һәм «Бхагавата-пурана»дан әти-әнисе өйдә регуляр укыган хикәяләрне иштергә яраткан. Әтисе белән Нараяна шулай ук киртаннарга һәм правачананың дини җыелышларына йөргән, анда ул Һинд диненең изге текстларын тавыш белән укыган. Нараяна башлангыч мәктәпкә Тиварипур белән күрше Далсагар авылына барган. Бишенче сыйныфтан җиденче сыйныфка кадәр ул өеннән сигез километр арада булган Буксарда мәктәптә укыган[2]. Мәктәп елларында Нараяна спорт белән мавыккан: биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, йөгерү һәм футбол белән[2].

Эшкә урнашуы һәм вайшнавлар белән беренче очрашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәпне тәмамлагач, Нараяна башлангыч мәктәптә укытучы булып эшләргә урнашкан. Башлангыч мәктәптә алты ай эшләгәннән соң аны шунда ук урта мәктәптә укытырга сайлаганнар. Башлангыч мәктәптә ул бөтен фәннәрне укыткан, ә урта мәктәптә Һиндстан тарихын өйрәткән. Нараяна урта мәктәптә берничә ай эшләгәннән соң, ул полиция департаментында уңышлы итеп яхшы эшкә кергән.[3]. Якынча дүрт ел ул Биһарда Сахибгандж шәһәрендә эшләгән. Шунда ук ул шул вакытта Бихарда актив рәвештә Гаудия-вайшнавизм дәгъва иткән «Гаудия Веданта Самити»дан дәгъвачыны һәм Бхактисиддханта Сарасвати өйрәнчеген очраткан. Нароттамананда белән әңгәмә нәтиҗәсендә, Нараяна Бенгалия вайшнавлары фәлсәфәсе өстенлеге нәтиҗәсенә килгән. Ул регуляр рәвештә гаудия-вайшнавлар оештырган очрашуларга килә һәм лекцияләр тыңлый башлаган. Дәгъвачылар киткәннән соң, илһамланган Нараяна тәсбихта 64-әр Харе Кришна мантра кабатлап көн саен джапа-медитация практикалый башлаган. Шул вакытта Нараянаны Рупа Госвами һәм Санатана Госвами яшәгән урын - Рамакели Бенгалия авылыннан ерак түгел урнашкан Раджмахал шәһәренә хезмәткә күчергәннәр. Шул вакытта Нараянаның матди тормышка кызыксынуы беткән һәм ул ваз кичү кабул итү турында уйлый башлаган. Берничә мәртәбә ул отставка турында сорау биргән, әмма аның намуслы хезмәте белән канәгать өлкән чиновниклар аның соравын кабул итүдән баш тарткан. Шул ук вакытта Нараяна Бхактипрагьяна Кешава Госвами —«Гаудия Веданта Самити»ның рухи җитәкчесе һәм Бхактисиддханта Сарасватиның өлкән өйрәнчекләренең берсе белән языша башлаган. 1946 ел ахырында Нараяна хезмәттән киткән һәм гаиләсен һәм йортын калдырып Навадвипага килгән, анда ул беренче мәртәбә Бхактипрагьяна Кешава Госвами белән очрашкан.

Рухи кабул итүне алу (1947)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 ел башында Нараяна Чайтанья тормышы белән бәйле урыннар буенча ел саен уза торган күп көнлек дини сәфәрдә — Навадвипа-мандала-парикрамада катнашкан. Шул ук елны В том же году в день Гаура-пурнима көнендә, Нараяна Бхактипрагьяна Кешава Госвамидан өйрәнчеккә кабул ителүне (дикшаны) алган, остазы аңа Гаура Нараяна Дас рухи исемен биргән. Киләсе биш ел дәвамында, Гаура Нараяна гурусы белән бергә бөтен Һиндстанда актив сәяхәт иткән һәм дәгъва иткән. Ул Һиндстанда бөтен изге урыннарда дини сәфәр кылу һәм Бхактипрагьянадан аларның даны турында ишетергә мөмкинчелеген алган. Гаура Нараяна даими вайшнавларга хезмәт иткәнен билгеләп үтеп, Бхактипрагьяна аңа «Бхакта-бандхав» титулын биргән, тәрҗемәдә ул «тугърылар дусты» дигәнне аңлата.

Ваз кичү анты (1952). Әдәби эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елда Гаура-пурнима көнендә, Гаура Нараяна гурусыннан санньясага (ваз кичүдә тормыш тәртибен) кабул иткән һәм шул вакыттан Бхактиведанта Нараяна Госвами исемен йөртә башлаган. 1954 елда Бхактипрагьяна Кешава Госвами назначил Нараянаны Матхурада яңа Радха-Кришна гыйбадәтханәсе — «Кешавджи Гаудия Матх»ның президенты итеп билгеләгән. Киләсе 14 ел дәвамында, Бхактиведанта Нараяна елына берничә ай Матхурада уздырган, ә берничә айны — Бенгалиядә. Яңа гыйбадәтханә Матхура яшәүчеләренә гаудия-вайшнавизм дәгъвасына зур роль уйнаган.
Бхактипрагьяна Кешава Госвами шулай ук Бхактиведанта Нараянаны «Гаудия Веданта Самити» җәмгыятенең вице-президенты итеп билгеләгән Бхактивинода Тхакур һәм башка ачарьяларның китапларын бенгаль теленнән һинди теленә тәрҗемә итәргә сораган. Киләсе елларда Бхактиведанта Нараяна Госвами «Джайва-дхарма», «Чайтанья-шикшамрита», «Бхакти-таттва-вивека», «Вайшнава-сиддханта-мала», «Шриман Махапрабху ки шикша», «Упадешамрита», «Шикшаштака», «Манах-шикша», «Синдху-бинду-кана», «Гаудия-кантхахар», «Бхагавад Гита» (Вишванатха Чакраварти комментарийлары белән) һ.б. кебек китапларның һинди теленә тәрҗемәләрен нәшер иткән. Соңрак, бу китапларның күбесе Бхактиведанта Нараяна өйрәнчекләре тарафыннан инглиз теленә, рус теленә һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән булган. Шулай ук, Бхактиведанта Нараяна, гуру кушуы буенча эшләп, Матхурада Һинди телендә ай саен чыга торган «Бхагават-патрика» журналын нәшер иткән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Broo, 2003, p. 204
  2. 2,0 2,1 Бхактиведанта Мадхава Махарадж. Шрила Гурудев. Высшее сокровище / Перевод Снигдха даси; под редакцией Снигха даси, Сита даси, Махабала дас, Према-вардхан дас и др.. — Москва: Шри Бхактиведанта Гаудия Матх, 2012.анг--> — 282 с. — P. 93.
  3. Бхактиведанта Мадхава Махарадж. Шрила Гурудев. Высшее сокровище / Перевод Снигдха даси; под редакцией Снигха даси, Сита даси, Махабала дас, Према-вардхан дас и др.. — Москва: Шри Бхактиведанта Гаудия Матх, 2012.анг--> — 282 с. — P. 98.