Бхактивинода Тхакур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бхактивинода Тхакур latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бхактивинода Тхакур
Bhaktivinoda Thakur in Magistrate dress.jpg
Туган телдә исем туганда исеме Кедарнатх Датта
Әйтелеш
Туган 2 сентябрь 1838(1838-09-02)[1]
Бирнагар[d], Бенгальское президентство[d], Индия под управлением Британской Ост-Индской компании[d]
Үлгән 23 июнь 1914(1914-06-23)[1] (75 яшь)
Пури, Центральный дивизион[d], Бихар и Орисса[d], Британия Һиндстаны
Ватандашлыгы British Raj Red Ensign.svg Британия Һиндстаны
Һөнәре язучы
Балалар Бхактисиддханта Сарасвати Госвами Прабһупада

Commons-logo.svg Бхактивинода Тхакур Викиҗыентыкта

Бхактивино́да Тхаку́р (Bhaktivinoda Ṭhākura, Бенгаль телендә:ভক্তিৱিনোদ ঠাকুর; туганда исеме — Кедарна́тх Да́тта, Kedarnath Datta; 1838 елның 2 сентябре1914 елның 23 июне) — Бенгалия Яңарышының мәшһүр фәлсәфәчесе һәм олы фикер иясе, Гаудия-вайшнавизмның реформаторы, XIX гасыр башында — XX гасыр башында бу традициянең яңарыш чыганаклары башында торган. Үз вакытының иң тәэсирле Гаудия-вайшнав рухи җитәкчесе. Улы Бхактисиддханта Сарасвати (1874—1937) белән Көнбатышта Гаудия-вайшнавизмның илһамландыручысы һәм нигезләүчесе дип санала. (Бхактисиддханта Сарасвати) — соңыннан мәшһүр Гаудия-вайшнав дәгъвачысы һәм рухи җитәкче булып киткән. Кедарнатх бхадралок санына кергән — Бенгаль Яңарыш чорының Бенгаль интеллектуаль элитасы, ул традицион Һинд дине ышануларын һәм йолаларын рациональләштерергә тырышкан. Яшь вакытында Кедарнатх күп вакытын төрле Һинд дине һәм Көнбатыш дини һәм фәлсәфи системаларның чагыштырмача өйрәнүенә һәм анализына багышлаган, һәм алар арасында гади, әмма шул ук вакытта интеллектуаль канәгатьләндерә торган юл эзләгән. Ул Көнбатыш фикерен һәм традицион фикерләрне диннән феноменаль һәм трансцендент аспектны чыгарып чагыштырып караган. Хезмәтләрендә ул хәзерге тәнкыйть анализын Һинд дине мистицизмы белән уңышлы тәңгәл китергән. 29 яшендә Кедарнатх рухи сайлавын эшләп урта гасыр Вайшнавского мистикы Чайтаньяның (1486—1534) тарафдары булган. Шул вакытыннан бирле ул үзен Гаудия-вайшнав дини-фәлсәфи традициясен тирәнтен өйрәнүгә багышлаган һәм вакыт узу белән Бенгалия вайшнавларының ихтирам ителгән рухи җитәкчесенә әйләнгән. Кедарнатх Гаудия-вайшнавизм буенча йөзләрчә китапларның авторы булган, шулар арасында «Кришна-самхита» (1880), «Чайтанья-шикшамрита» (1886), «Джайва-дхарма» (1893), «Таттва-сутра» (1893), «Таттва-вивека» (1893) һәм «Харинама-чинтамани» (1900) кебек дини трактатлар. 1886 елдан 1910 елга кадәр ул шулай ук Бенгаль телендә «Садджана-тошани» ай саен журналын нәшер иткән, ул аны бхадралоклар арасында Гаудия-вайшнавизмның дәгъвасының төп коралы дип кулланган. 1886 елда Кедарнатхныд әдәби һәм рухи-фәлсәфи танылу билгесе итеп ул ат казанган «Бхактивинода» титулын алган — шул исем белән ул тарихка кереп калган. Бхактивинода актив рәвештә кайбер Гаудия-Вайшнавизм агымнарының тәнкыйтьләп чыккан, аларны ул апасампрадайялар дип санаган — Чайтаньяның тәгълиматын бозган еретик секталар. Ул шулай ук Маяпурда Чайтаньяның туу урынын ачу бәхетенә ия булган, аның инициативасы буенча анда гыйбадәтханә корылган булган. Бхактивинода нама-хатта дәгъвачылык программасын нигезләгән һәм аның белән җитәкчелек иткән, ул Бенгалиянең авыл һәм шәһәр районнарында Гаудия-вайшнавизм фәлсәфәсен һәм практикасын популяштырган. Нәкъ менә Бхактивинода Көнбатышта Чайтаньяның тәгълиматының беренче башлаучысы булган:[2] в 1880 году елда ул рухи хезмәтләренең күчермәләрен Америка Кушма Штатларында Ральф Эмерсонга һәм Европага шәркыять белегече Райнхольд Ростка җибәргән, ә 1896 елда — рәт Америка, Канада һәм Австралия университет китапханәләренә «Чайтанья Махапрабху:Аның тормышы һәм тәгълиматы» китабын бүләк иткән. Башында Бхактивинода торган Гаудия-вайшнавизмның яңарышы Гаудия-матхка башлангыч биргән — бу Һиндстанда XX гасыр башының иң динамик миссионер хәрәкәтләренең берсе, аны Бхактивноданың улы һәм рухи җитәкчесе — Бхактисиддханта Сарасватинигезләгән [3]. 1966 елда Бхактисиддхантаның өйрәнчеге — Бхактиведанта Свами Прабхупада (1896—1977) — Америка Кушма Штатларында Гаудия-матхның тармагын нигезләгән — Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН), ул Гаудия-вайшнавизмны бөтен дөнья буенча дәгъва иткән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform — 2011.
  2. Hopkins, 1984, 176 бит.
  3. Hopkins, 1984, 176, 182 битләр.