Бхакти-йога

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бхакти-йога latin yazuında])

Бха́кти-йо́га (Санскрит телендә: भक्ति योग, IAST:bhakti yoga) — Һинд дине фәлсәфәсендә Йоганың дүрт төп төрләренең берсе. Бхакти-йога прпактикасы бхакти ярдәмендә Илаһ ка мәхәббәт культивациясенә юнәлтелгән. Бхакти-йога практикасы Һинд дине язмалары рәтендә иң җиңел һәм нәтиҗә бирә торган Йога төре буларак киңәш ителә. Мәсьәлән, «Бхагавад Гита»да аның өч төп төр Йога — Карма-йога, Джнана-йога һәм Раджа-йога өстеннән өстенлеге игълан ителә. Бхакти төп практика булган Һинд дине юнәлешләрен Бхакти хәрәкәтләре дип атыйлар. Вишнуизмда Бхакти-Йоганың төгыз төп формасы аерылып тора.

Гаудия-вайшнавизмда Бхакти-Йога[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Бхакти-расамрита-синдху» хезмәтендә урта гасыр Гаудия-вайшнавизм (Кришнаит) дин әһеле Рупа Госвами бхава дип аталган биш төп төр Бхактины билгеләгән:

  1. шанта-бхава — Илаһ белән нейтраль мөнәсәбәтләр
  2. дасья-бхава — Илаһ белән хезмәтче һәм хуҗа кебек мөнәсәбәт
  3. сакхья-бхава — Илаһ белән дустың кебек әңгәмә алып бару
  4. ватсалья-бхава — Илаһның әти яки әни ролен башкару
  5. мадхурья-бхава — Илаһка сөйгәнеңә кебек мөнәсәбәт

Бхакти-йога процессында, бхакта акылына иң яраклы булган Бхактиның биш төренең берсен культивацияли. Гаудия-вайшнавизмда Илаһ белән сөйгән кебек мөнәсәбәтләр Бхактиның үзенә бар башкаларын керткән иң олы формасы буларак карала. Бу мәхәббәтнең иң югары чагылышы дип Рупа Госвами назы Вриндаван гопиларының Кришнага мәхәббәтен атый. «Бхакти-расамрита-синдху»да Рупа Госвами тугыз бхакти-йога процессының тасвирламасын бирә, аларның берсен яки берничәсен башкарып иң олы камиллеккә — Илаһка саф мәхәббәткә ия булырга мөмкин:

  1. Шравана («Илаһ турында тыңлау») — Илаһ турында сөйләүче изге язмалардан хикәяләрне тыңлау һәм Илаһның Изге Исемнәрен кабатлау (джапа).
  2. Киртана («Илаһка дан җырлау») — Илаһның Иңге Исемнәрен җырлау һәм аның бөтен нәрсәне җәлеп итүче хасиятләренә һәм лиларына (уеннарына) дан җырлау .
  3. Смарана («Илаһ турында тыңлау») — Илаһның формаларына, исемнәренә яки шәхси сыйфатларына эчке медитация.
  4. Пада-севана («Илаһның лотос табаннарына хезмәт итү») — Илаһка ниндидер булса конкрет шәхси хезмәт итүне башкару.
  5. Арчана («Илаһның муртисына (потына) табыну») — Һинд динендә Илаһның ниндидер булса мурти формасына табыну (пуджа).
  6. Вандана («Илаһка дога кылу») — Илаһка төрле догалар уку.
  7. Дасья («Илаһка хезмәт итү») — Илаһны канәгатьләндерү өчен ниндидер хезмәт башкару.
  8. Сакхья («Илаһ белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру») — Илаһ белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру.
  9. Атма-ниведана («бөтен нәрсәне Илаһка корбан бирү») — бөтен фикерләреңне һәм гамәлләреңне Илаһка багышлау.

Бхакти хәрәкәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бангалорда Ходай Шиваны медитациядә сурәтләүче пот.

Бхакти хәрәкәтләре юнәлешләре буенча монотеистик һәм пантеистик булып торалар, һәм аларның тарафдарлары Илаһның Иң Олы Формасына буларак Вишнуга, Кришнага, Шивага яки Шактига табыналар. Ниргуна-бхактида табыну объекты булып абсолют — Брахман тора. Бхактиның төрле юнәлешләре теге яки бу дәрәҗәдә Различные течения бхакти, Һиндстанның күп мең ел тарихының этапларында булган. Асылы буенча либераль булып Бхакти хәрәкәте еш кырыс каста традицияләрен тәэмин итмәгән һәм шулай итеп Һинд диненең брахманик системасыннан тайпылганнар өчен сыену урыны булган. Шул ук вакытта Бхакти, мәхәббәт турында юлламалар кырыс каста системасы яклы ортодоксаль Һинд дине тарафдарларында еш кына фикердәшлек тапмаган икәнне билгеләп үтәргә кирәк. Бхакти дөньяны баеткан, Һиндстанга үсешендә яңа этәрү биргән күпсанлы дини әдәбият, төрле музыка һәм бию һәм шулай ук башка сәнгать формалары барлыкка килүнең сәбәбе булган.

Мәшһүр Бхакти дәгъвачылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]