Бхишмака

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бхишмака latin yazuında])
Кришна Бхишмака белән очраша.

Һинд динендә Бхишмака (IAST:Bhīshmaka, Дэванагари:भीष्मक) (яки Бхишмак) Видарбха Патшасы булган. Ул Кришна Ходаена кияүгә чыккан Рукмининың атасы булган.
Бхишмака Рукмининың абыйсы Рукминың әтисе булган.

Элеккеге тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер вакыт Ходай Шиваның нык тугърысы булган гыйбадәтханә каһине булган. Ул Ходай Шива табаннарына көн саен пуджа эшләгән (Шива Паада Пудже). Пуджасын бетергәч һәм гыйбадәтханә бинасын япкач, каһин Прасадны (башта Ходайга тәкъдим ителгән ризыкны) тышта көтүче эткә алып килгән. Этләр тугърылыкның символы булып, эт көн саен каһингә юлдаш булган һәм каһин биргән ризыкны ашаган. Каһин бу этне бик яраткан. Бер ай көне (Амавасья)да, гыйбадәтханә вазифаларын бераз бетерүдән соң, каһин гыйбадәтханә бинасын япкан һәм эткә ризык бирер өчен тиз чыгып киткән. Бик караңгы булганга күрә каһин ялгыш этнең танавына баскан. Һәр этнең табигатендә аңа һөҗүм иткәнне һөҗүм итү. Эт шундук бу ул сокланган каһин икәнен аңлаганчы каһинне тешләгән. Гәрчә эт тарафыннан тешләнсә дә, каһин эткә прасадны биргән. Эт үзенең элек кылган гамәленнән үкенеп ризыкны кабул итмәгән. Эт шул очрактан соң бернәрсә дә ашамаган һәм шул ук Шива гыйбадәтханә каршында үлгән. Ходайлар этнең шулай тугъры булганын күреп аңа "Вивасван" исеме белән (Сурья) позициясен бүләк иткәннәр. Киләсе тормышында бу Брамин каһин Видарбха илендә Бхишмака исеме белән туган. Бу тормышында ирешкән позиция Брамин каһин башкарган Шива Паада Пуджега (Ходай Шиваның табаннарына гыйбадәт кылуга) күрә.

Рукмининың нур балкышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патша Бхишмаканың дүрт улы һәм 1 кызы Рукмини булган. Кояш Ходае Вивасван Бхишмаканы күрәсе килгән (һаман Патшаның элеккеге тормышыннан яратканын сакалп калып) һәм шулай итеп үзен Риши (хәким) итеп яшергән һәм Җиргә төшкән. Ходай Бхишмака ришины күргәч, үзенең ташып торган яратуын белдергән бу янә элеккеге тумыштан мөнәсәбәтләреннән. Бхишмака Ришины үзенең сараена алган, анда Рукмини ришига бик тугъры рәвештә табынган. Риши шуннан соң Рукминига Ходайның алкышларын алу өчен Ходай Шиваның табаннарына Пуджа итәргә киңәш иткән (Шива Паада Пудже). Рукмини Ходайга чәчәк үремнәре ясаган, гандха (сандал агачы) һәм Ходайның табаннарына башка уңайлы материаллар тәкъдим иткән. Бу пуджа бигрәк тә Накшатра көннәрендә эффектив булган. Догалар шундый көчле булган ки, Ходай Шива Рукминига бөек Ходай Кришнага кияүгә чыгу алкышы биргән. Шива Паада Пуджа күпчелек Шива гыйбадәтханәләрендә бүген дә үткәрелә һәм Ходай Шивага догаларны тәкъдим итү өчен иң эффектив ысул булып тора. Шива Паада Пуджа вакытында тугърылар күпләп җыелалар һәм Ходайга хезмәт итү өчен катнашалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]