Бхринги

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бхринги latin yazuında])
Бхринги (сулда) Натараджа буларак Шивага табына.
Андхра Прадешта, Лепакшида Вирабхадра Гыйбадәтханәсендә өч аяклы аскет Бхринги

Һинд эпослары буенча Бхринги борынгы хәким (риши) булган һәм Ходай Шиваның бөек тугърысы булган,[1]. Эпослар буенча барлык ришилар Шивага да, аның хатыны Парватига табынганнар, әмма Бхринги Парватига табынмаган, ә үзен бары тик Шивага багышлаган.

Хикәядә сөйләнгәнчә, Бхринги бер көнне Кайлаш Тавына, Шиваның сыену урынына килгән һәм Шиваны әйләнеп узарга теләвен белдергән (ихтирам билгесе). Ул әйләнеп барганда, Шиваның хатыны, Шакти "Син аны әйләнеп уза алмыйсың. Син мине дә әйләнеп узарга тиеш. Без шул ук хакыйкатьнең ике яртысы.”

Шулай да, Бхринги Шивада шулкадәр концентрацияләнгән булган ки, аның Шактины әйләнеп узарга теләге булмаган. Моны күреп Шакти Шиваның тезләренә утырган һәм Шиваны гына әйләнеп узарга читен иткән. Бхринги Шива тирәли әйләнеп узарга теләп Бхринг (Кара Бал Корты) формасын алып алар арасында узмакчы булган.

Моны тамаша итеп күреп, Шива Шактины тәненең яртысы иткән - Шиваның мәшһүр Ардханаришвара формасы. Бу бер яртысы Алиһә булган Ходай булган. Әмма Бхринги нык булган. Аның Шиваны гына әйләнеп узасы килгән. Шулай итеп ул күсе формасын алган, кайберәүләр бал корты диләр, һәм алар икесе арасында кимерә башлаган.

Бу Алиһәне шулкадәр ачуландырган ки, ул "Бхрингиның анасыннан килгән бар тән буыннары югалсын" дип әйткән. Һинд алхимия мәктәбе - Тантрада, тәннең нервлар һәм сөякләр кебек каты һәм сыгылмаучан өлешләре әтидән килә, шул ук вакытта ит һәм кан кебек йомшак һәм агылучы тән өлешләре анадан килә дип санала. Шундук, Бхринги барлык итен һәм канын югалтып сөякләр капчыгына әйләнгән. Ул идәнгә авып тора алмаган.

Бхринги юләрлеген аңлаган. Шива һәм Шакти бербөтенне тәшкил итәләр. Алар аерым асыллар түгел. Берсе икенчесеннән башка яши алмый. Берсе булмаса, беркем дә булмаячак. Ул гафу үтенгән.

Шулай итеп, дөнья бу сабакны беркайчан да онытмый. Бхринги мәңгегә итсез һәм кансыз калгын. Аңа төз басу өчен өченче аяк бирелгән булган, шулай итеп аның аяклары трипод итеп хезмәт иткән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Gopal, Madan (1990). K.S. Gautam. ed. India through the ages. Publication Division, Ministry of Information and Broadcasting, Government of India. p. 78.