Бюрнуф Эжен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бюрнуф Эжен latin yazuında])
фр. Eugène Burnouf
Сурәт
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык  Франция
Кушамат/тәхәллүс Burnouf fils
Туу датасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Туу урыны Париж[3]
Үлем датасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Үлем урыны Париж
Җирләнгән урыны Пер-Лашез[d] һәм Grave of Burnouf[d]
Кабер сурәте
Ата Бюрнуф, Жан-Луи[d]
Язма әсәрләр теле француз теле
Һөнәр төре телбелгеч, лингвист-индолог
Эш урыны Коллеж де Франс[4]
Башкарган вазыйфа Q99197615?
Әлма-матер Милли хартияләр мәктәбе[d]
Шәкертләр Рудольф фон Рот[d]
Укытучылары Абель-Ремюза, Жан-Пьер[d] һәм Антуан-Леонар Шези
Әгъзалык Академия надписей и изящной словесности[d][5][6], Азиатское общество[d], Рәсәй фәннәр әкәдимиясе, Пруссия фәннәр академиясе[d], Бавария фәннәр академиясе[d] һәм Турин фәннәр академиясе[d][3]
Йогынтысын кичергән Яков Иванович Шмидт[d]
Бүләкләр
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Eugène Burnouf
 Бюрнуф Эжен Викиҗыентыкта

Эже́н Бюрну́ф (француз телендә:Eugène Burnouf) — борынгы фарсы чөй язуын тануга гаять зур кертем ясаган һәм XIX гасыр уртасы вакытының иң эре Буддачылык өйрәнүчесе булган мәшһүр француз галим - Шәркыять белгече[7].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эжен Бюрнуф Париж шәһәрендә туган. Аның әтисе, профессор Жан-Луи Бюрнуф (1775—1844), яхшы репутация белән галим-классик һәм башка эшләре арасында Публий Корнелий Тацитның күренекле тәрҗемәсе (6 томда, 1827—1833) авторы булган. Эжен Шези, Антуан-Леонар җитәкчелеге астында изучал Санскрит өйрәнгән һәм Абель-Ремюз, Жан-Пьер җитәкчелегендә Кытай телен өйрәнгән[7]. 1826 һәм 1827 елларда Эжен Бюрнуф пали теленә кагылган ике хезмәт нәшер иткән, Essai sur le Pali (Лассен, Кристиан белән бергә) һәм тәңгәл килгән рәвештә Observations grammaticales sur quelques passages de l’essai sur le Pali.
Аннан соң ул Франциягә Анкетиль-Дюперрон, Абрахам Гиацинт тарафыннан Франциягә алып киленгән Авеста кулъязмаларын тану эше белән мәшгуль булган. Аның өйрәнүләренә рәхмәтле фәнни җәмгыять беренче кат Авеста теле белән таныша алган. Ул Vendidad Sade Франция Дәүләт китапханәсендә кулъязмадан Vendidad Sade литография техникасында бөтен тәфсилләре белән бастыруга ирешкән, һәм аны in folio өлешләр белән 1829—1843 елларда нәшер иткән.

1833 елдан 1835 елга кадәр ул Яснага комментариен, Commentaire sur le Yaçna, l’un des livres liturgiques des Parses-ны нәшер иткән.
Якынча шул ук вакытта Эжен Бюрнуф борынгы Фарсы чөй язуын тану эшенә мөһим кертем ясаган. Персепольдән чөй язуы күчермәләре были Нибур, Карстен тарафыннан күпкә элегрәк, 1778 елда нәшер ителгән булган, һәм бу фарсы ямзалары турында алдан нәтиҗәләр башка галимнәр тарафыннан эшләнгән булган инде. 1836 елда Эжен Бюрнуф беренчесендә сатрапий Дарий I сатрапияләрнең исемнәре исемлеге бар дип тапкан. Бу ачышка күрә ул утыз хәрефтән әлифбаны булдыра һәм нәшер итә алган, шул хәрефләрнең күбесен ул дөрес итеп таныган.
Бер ай элек, Бюрнуфның дусты Бонннан профессор Лассен шулай ук Персепольдән борынгы Фарсы язмалары буенча эшне нәшер иткән. Ул һәм Бюрнуф җанлы хат алышу алып барган һәм аның сатрапаияләрнең исемнәрен бәйсез рәвештә билгеләве һәм шуның ярдәмендә фарсы тамгаларының мәгънәсен билгеләве турында расламасы моның нәтиҗәсендә ярсулы һөҗүмнәргә дучар булган.
«Бхагавата-пурана»ның (Bhagavata Purana ou histoire poétique de Krichna) өч томда (1840—1847) Санскрит текстын һәм француз теленә тәрҗемәсен нәшер иткән. Аның соңгы эшләре булып «Һинд Буддачылыгы тарихына кереш» (Introduction à l’histoire du Bouddhisme indien, 1844) һәм Лотос сутрасы (Le lotus de la bonne loi, 1852) тәрҗемәсе булган. Егерме ел дәвамында ул Язмалар һәм нәфис сүз иҗаты әгъзасы һәм Коллеж де Франста санскрит профессоры булган.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Essai sur le Pali (1826) Пали буенча инша
  • Vendidad Sade, l’un des livres de Zoroastre (1829—1843)
  • Commentaire sur le Yaçna, l’un des livres liturgiques des Parses (1833—1835)
  • Mémoire sur les inscriptions cunéiformes (1838)
  • Bhâgavata Purâna ou histoire poétique de Krichna (3 volumes, 1840—1847)
  • Introduction à l’histoire du Bouddhisme indien (1844 ; 1876)
  • Le Lotus de la bonne loi, traduit du sanscrit, accompagné d’un commentaire et de vingt et un mémoires relatifs au buddhisme (Paris, Imprimerie Nationale, 1852). Reprint: Librairie d’Amérique et d’Orient A. Maisonneuve, Paris, 1973.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Record #22139410 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 www.accademiadellescienze.it
  4. Список профессоров Коллеж де Франс
  5. http://www.aibl.fr/membres/academiciens-depuis-1663/article/eugene-burnouf
  6. https://aibl.fr/academiciens-depuis-1663/
  7. 7,0 7,1 Историография истории Древнего Востока: Иран, Средняя Азия, Индия, Китай / Под ред. проф. В. И. Кузищина. — Спб.: Алетейя, 2002. — С. 87. — ISBN 5-89329-497-1.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]