Бүздәк яңалыклары
Бүздәк яңалыклары | |
Буздякские новости | |
Tөр |
Иҗтимагый-сәяси |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы |
Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы |
Нәшер итүче |
Башкортстан Республикасының «Буздякские новости» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе |
Баш мөхәрир |
Д.Х.Туктамышев |
Штат корреспондентлары |
14 |
Нигезләнде |
1931 |
Тел | |
Төп офис |
Русия, Башкортстан, Бүздәк районы, Бүздәк авылы, Кызыл Мәйдан ур., 47а |
Тиражы |
6 900 |
| |
Веб-сайт: http://byzdyak.ru/ |
Бүздәк яңалыклары – татар телендә Башкортстанның Бүздәк районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага ике тапкыр чыга. урысча «Буздякские новости» гәҗите чыга. Гомуми тираж – 6 900 данә, яртысыннан күбрәге татарча гәҗитнеке. Айга 2 тапкыр башк. «Бүздәгем-йәнтөйәгем» гәҗит - кушымча чыгып килә. Өч телдә «Бүздәк-экспресс» реклама гәҗите таратыла.[1]
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1931 елның 15 октябреннән «Şturm» («Штурм») исеме белән нәшер ителә башлый.[2] Атнага 2 тапкыр стеклографта күбәйтелеп халыкка таратыла. Беренче мөхәррире Ибәтулла Еникеев була.
1933 елдан басмаханә өчен кирәкле техника кайтартылгач, гәҗит Бүздәкнең үзендә басыла башлый.
1937 елдан 1953 елга кадәр «Коммунага» / «К коммуне» исеме белән нәшер ителә.
Сугыш вакытында һәм сугыштан соң 1957 елга кадәр мөхәррире Хәй Саттаров була. 1962 - 1966 елларда районнарны эреләндерү сәясәте сәбәпле гәҗит чыгару тукталып тора.[3]
1965 елда район торгызылгач, район гәҗитләре татарча «Алга» / урысча «Вперёд» исеме белән чыга. Мөхәррир булып Әнәс Исәргәков эшли.[4]
1991 елның 1 гыйнварыннан «Бүздәк яңалыклары» / «Буздякские вести» исемен ала.
1996 елдан компьютерда әзерләнә.
Темалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Башкортстан Республикасының, Бүздәк районының иҗтимагый - сәяси тормышын яктырту, икътисады үсеше, мәдәният яңалыклары белән таныштырып бару.[5]
Якташлары турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район гәҗитләре битләрендә, Каңлы-Төркәй авылыннан чыккан якташлары, Салават Юлаев бүләге ияләре Хәким Гыйләҗев, Габдулла Гыйләҗев, Факиһә Тугызбаева иҗаты киң яктыртыла [6]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Гәҗитнең сайты (рус.)
- Башкортстандагы район газетасы юбилее (тат.)