Бүләк (Актаныш районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бүләк (Актаныш районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бүләк
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°24'N, 53°39'E
Нигезләнгән 1925
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 137 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423736
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Буляк

БүләкТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Авыл Татар Ямалы авыл җирлегенә керә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныштан 26 чакрым көнбатыштарак Түбән Кама ГЭСы сусаклагычы зонасы чигендә урнашкан. Камбара тимер юл станциясе аннан 68 чакрым ераклыкта, кайчандыр күп нәрсә белән бәйләнгән Дербешка пристане исә 18 чакрымда була.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елда нигезләнгән.

Аңа нигезне 1925 елда Иске Семиостров авыл кешеләре салалар. Башта 7 гаилә килеп утыра. Өшәр халкы күчмә авыл дип атаса да, күченүчеләр аңа кадерләп Бүләк исеме куша. Торак пункты Иске Семиостров авыл Советына карый. 1929-1930 елларда хуҗалыклар саны 68 гә җитә.

1927 елның 2-19 декабрендә ВКП(б)нең XV съезды үткәннән соң 13 гаилә берләшеп, “Байкал” күмәк хуҗалыгы оештыра, рәисләре итеп Хатип Харисовны сайлыйлар. Районнан аларга кемнәрдәндер тартып алынган ике ат бирәләр. Бирегә ярлылар күчеп килми, матур киләчәккә омтылганнар яңа нигез кора. Аларның бөтен нәрсәсе була, күмәк хуҗалык тиз тернәкләнеп китә. Хак булса, хуҗалык бик яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен, рәисләре Лотфулла Хәйбуллин 1930 елда партиянең XVI съездына делегат буларак сайлана.

Бөек Ватан сугышына 59 кеше алына, 43 кеше һәлак була, хәбәрсез югала.

Бүләкнең көнбатышында – безнең эрага кадәр I, VIII гасырларга, безнең эраның III йөзенә, төньяк-көнчыгышында безнең эрага кадәр III йөзгә, безнең эраның III, VI-IX гасырларына караган авыллыклар булган. Шуларның истәлеге булып авылда борынгы зират сакланган.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1938 1949 1965 1970 1979 1989 2002 2010
391 328 253 289 272 196 160 137

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елда башлангыч мәктәп ачыла. 1965 елда йортлар радио, 1966 елда электр, 1994 елда районда беренче булып газ кертелә. 2006 елда мәктәп һәм медпункт өчен яңа бина салына. 1994 елдан клуб эшләми.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.