Бүреказган

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бүреказган latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бүреказган
Ил Русия
Федерация субъекты Башкортстан
Муниципаль район Стәрлетамак районы
Координатлар 53°43'3"N, 55°47'18"E
Халык саны 799 кеше
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 453161
Автомобиль коды 02, 102
ГАТОБК коды 80 249 828 001
ОКТМО коды 80 649 428 101


БүреказганБашкортстанның Стәрлетамак районында урнашкан авыл. 2009 елның 1 гыйнварына биредә 845 кешенең яшәве мәгълүм.[1] 2013 елда авылда 844 кеше яши. Урта мәктәп, китапханә, мәдәният йорты, мәчет, почта бүлекчәсе, кибетләр бар.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи чыганакларга караганда, авыл тарихы 1656 елдан башлана, шушы чорда тау итәгендә башкорт кешесе Ишморат тарафыннан авылга нигез салына. 1711 елда җирләр Карамзин фамилияле алпавытка тапшырыла, ә ул үлгәннән соң, дәүләт милке булып кала.

1738 елда бу тирәгә Сембер губернасыннан бишәр мишәр һәм типтәр гаиләсе күченеп килә. 1753 елда мондагы халык Ногай юлында яшәүче башкортлар белән җир хакында купчий грамотасы яздыралар һәм Бүреказган елгасы буенда шушы авылга нигез салалар. Бу якын-тирәдәге авыллардан салым җыю урыны да була. 1870 елда инде өч өлештән торган авылда мәчет, училище һәм су тегермәне була.

1918 елда Бүреказганда Совет хакимияте урнаштырыла. 1928 елда 30 гаилә — “Яңа чишмә”, 20 гаилә “Куганак” әртилләрен оештыра. 1933 елда, шушы ике әртил кушылып, “Игенчеләр” колхозы барлыкка килә.

Бөек Ватан сугышы елларында авылдан 222 кеше фронтка китә, шуның нибары 75е әйләнеп кайта. 1952 елда авылның колхозчылар йортында беренче тапкыр “Ильич утлары” кабына, шул ук елда радио эшли башлый. 1958 елда балалар бакчасы ачыла. 1961 елда “Игенчеләр” һәм күрше “Комбайн” колхозы берләшкәч, “Искра” күмәк хуҗалыгы барлыкка килә. 1966 елда авылда клуб төзелә, 1967 елда су үткәрелә, 1968 елда яңа мәктәп төзелә. 1970-80 елларда җитештерү объектларын төзү активлаша.

1990нчы елларда авылга табигый газ кертелә, кешеләрнең тормыш-көнкүреше шактый яхшыра.[2]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[1] 2010[3]
840 799

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сиксән елга якын колхоз булып яшәгәннән соң, Бүреказганда хуҗалыкны заманча аграр предприятие итеп үзгәртергә булдылар. Ул «Искра» исемен йөртә. Авыл шәһәргә терәлеп үк диярлек урнашкан. Халыкның күпчелеге шунда эшли. Билгеле, хуҗалык хезмәт хакы күләме буенча Стәрлетамак белән ярыша алмый. Колхоз чагында төрле тармакларда 260 кеше эшли иде. Хәзер илле һөнәр иясен эшле итә.[4]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елда Бүреказганда элекке мәдрәсә бинасында беренче мәктәп ачыла. Аның беренче директоры Лотфрахман Ибраһимов була, соңрак ул Башнаркомпроска инспектор итеп күчерелә. 1928 елда авылда яңа башлангыч мәктәп салына. 1932 елдан ул җиде-еллык итеп үзгәртелә. Бишенче сыйныфта 60 бала укый ул вакытта. 1955 елда Бүреказганда урта мәктәп эшли башлый.

2013 елда мәктәптә 96 бала белем ала. 11нче сыйныфны ун бала тәмамлаган. Беренче сыйныфка 11 бала килгән. Алдагы елларда балалар саны артуы көтелә.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Миңлеәхмәт Гайфуллин (1914-2002), Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта. Өземтә китерү хатасы: <ref> исемле тәг дөрес түгел: «белешмә» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  2. Бүреләр өн казыган төбәктә
  3. Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны
  4. “Дальний”ның сөте тәмлерәк

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]