Бәгәрәктамак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәгәрәктамак latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бәгәрәктамак
Ил Русия
Өлкә Чиләбе өлкәсе
Район Коншак районы
Координатлар 56°8'2.5"N, 61°51'2.9"E
Нигезләнгән 1708
Халык саны 1464[1] яки 1318[2] кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 456700
Рәсми сайт ustbagaryak.ru/city//city/
Башка атамалар Үз-Бәгәрәк,
Түбәнавыл,
Яңа авыл
Урысча атама Усть-Багаряк,
Нижняя,
Новая

Бәгәрәктамак (рус. Усть-Багаряк) – Чиләбе өлкәсе, Коншак районының төньяк-көнчыгыш өлешендәге татар авылы. Сәнәр елгасына Бәгәрәк кушылган җирдә урнашкан. Авыл җирләре 50 мең һектар мәйданны били, үзәк урамы 7 километрга сузылган. Авыл җирлеге территориясендә 15 табигый күл бар. Бәгәрәктамактан Чиләбегә кадәр 140 км, Екатиринбурга кадәр 125 км ара.

Тарихи-этнографик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның берничә исеме бар: Бәгәрәктамак (Усть-Багаряк) дип тә, Түбән авыл, Яңа авыл дип тә атап йөртәләр үзен. Авылның «Түбән» исеме тимеръюл станциясенә ябышып калган.

Шулай да Яңа авыл Бәгәрәктамакның беренче исеме булып тора. 18 гасыр башында ук аңа нигез салына. Элекке заманда бу урыннарга Себер ханнары хуҗа булган.

1708 елгы рәсми документларда ул Пермь губернасы Шадрин өязе Катай вулыска караучы Яңа авыл буларак искә алына. Бу ел авылның туган елы булып санала. Ә Түбән авыл якынча 50 ел үткәч барлыкка килә. Түбән авыл Сәнәр елгасының түбән ягында урнашкан. Аны яңа килгән кешеләр нигезләгән. Аларны таулылар дип атыйлар, мөгаен алар Мордовиядәге Таула авылыннан чыкканнардыр. Түбән авыл («Нижняя») белән Яңа авыл («Новая») халыкларының гадәтләре, холыклары, сөйләшүләре арасында да аерма бар.[3] Авылның теле татар теленең эчкен сөйләшенә карый.

Халыкның күпчелеге җир эшкәртү белән шөгыльләнгән: бодай, арыш, борчак, карабодай, тары, ясмык, арпа чәчкән. Кышкылыкка күп итеп мал азыгы – печән әзерләгән. Ат, мөгезле эре һәм вак терлек, кош-корттан үрдәк, каз, тавык асраган.

1841 ел мәгълүматлары буенча, Яңа авыл 3нче башкорт кантоны Бәгәрәк Тамак волостеның 9нчы юртасына карый. Анда 283 – ир, 271 – хатын заты саналган. 1925 ел мәгълүматлары буенча, Яңа авыл БАССР-ның Бура волосте, Аргаяш кантонына караган. Бу вакытта анда 1542 ир, 1587 хатын-кыз яши. 619 крестьян хуҗалыгында 3129 кеше көн күргән.

1919 елда авылда совет хөкүмәте урнаша. Ул үз сәясәтен алга сөрә. Бай, мул тормышта яшәгәннәрне кулак исеме астында Себергә озата башлыйлар. Бәгәрәк Тамакта кулаклар булмаса да, хезмәт яраткан, мул тормышта яшәгән хуҗалыклар күп була. Күмәкләштерү вакытында алар – 30 хуҗалык кулак булып сөрелә.

1953-1956 елларда Бәгәрәктамак Чиләбе өлкәсенең Бура районы үзәге. 1946-56 елларда Бәгәрәктамакта татар телендә «Җиңү өчен» район газетасы чыгарыла.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[4]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
1457 1318 613 705

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (91%).[5]

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

кул белән яңарт | SPARQL |сурәтләр тап


Социаль-икътисади хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәгәрәктамакның ике колхозы да банкротлыкка чыккан. Төп авыл хуҗалыгы предприятиесе ООО «Возрождение» 28 мең һектар җирне үз карамагына алган.

Өч өлкә чигендә сыенган, тимер юл станциясе булган авылның проблемалары – мал караклары һәм урман янгыннары. Караклыкны авыл кешеләре күсәкләр белән коралланып кизү торып туктатты. Утка каршы каланчаларда күзәтү камералары урнаштырып көрәшәләр.

2009 елны авылның ике ягын тоташтыручы яңа күпер төзелгән. Күпер төзелгәч бер ел үтеп авылга 150 кеше яшәргә кайткан, йорт бәяләре ике тапкырга сикергән.[6]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәгәрәктамакта 2 мәктәп эшли: гомумбелем бирү мәктәбендә 325 бала белем алса, төп белем бирү мәктәбендә 87 малай-кыз укый. Мәгариф учреждениеләрендә кадрлар мәсьәләсе әлегә түзәрлек булса, мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту үзенә зур игътибар сорый. Татар теле һәм әдәбияты фән буларак атнасына бер тапкыр керә. Балалар татар телендә укырга, язарга өйрәнә, әмма телнең нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен белү өчен, бер сәгать – бик аз.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]