Бәгәрәк татарлары
| Бәгәрәк татарлары | |
| Үз аталышы |
татарлар |
|---|---|
| яшәү җире | |
| Теле | |
| Дине |
мөселманнар |
| Бүтән халыкка керүе | |
Бәгәрәк татарлары — Чиләбе өлкәсе Коншак районы Бәгәрәктамак һәм Усман авылларында яшәүче татарларның субэтносы, көнкүрештә татар теленең урта диалектының эчкен сөйләшен кулланалар. Себер һәм Урал яклары татарларының күпчелеге кебек үк, үзләрен аерым этник җәмгыять буларак аермыйлар һәм татарлар дип саныйлар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу якларга татарлар XVII гасыр ахырында, 1675 елларда килеп төпләнгән. Беренче булып Усман авылы нигезләнә, һәм чыганакларда Асман, Осман дип тә бирелә. Бәгәрәктамак авылы Сәнәр (Бәгәрәк, Түбән Авыл), Яңа (Давыт) һәм Ключики дигән татар авыллары кушылудан барлыкка килә,[1] Яңа авылга 18 гасыр башында ук аңа нигез салынган. 1708 елгы рәсми документларда ул Пермь губернасы Шадрин өязе Катай вулыска караучы Яңа авыл буларак искә алына. Бу ел авылның туган елы булып санала. Ә Түбән авыл якынча 50 ел үткәч барлыкка килә. Түбән авыл Сәнәр елгасының түбән ягында урнашкан. Аны яңа килгән кешеләр нигезләгән. Аларны таулылар дип атыйлар, мөгаен алар Мордовиядәге Таула авылыннан чыкканнардыр. Түбән авыл («Нижняя») белән Яңа авыл («Новая») халыкларының гадәтләре, холыклары, сөйләшүләре арасында да аерма бар.[2]
Бу якларда бу иң борынгы торак пунтклар булып саналалар, алай да аларга кадәр дә монда берничә татар авылы була, тик 17 гасыр ахрында, башкорт күтәрелешләре вакытында, эчкен татарлары янына күченәләр һәм берничә елдан соң гына кире кайтып төпләнәр. Бу татарларның чыгышлары Уфа һәм Алатыр өязләреннән була. Соңыннан монда зур булмаган санда эчкен татарлары да күченә. Әмма үзләрен 1920 елларга чаклы күберәк мишәрләр дип билгеләгәннәр, чыгышларын җирле халык белән дә, килеп төпләнгән халык белән дә бәйлиләр.[1]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Г. Х. Самигулов. Багарякские татары. Вестник Челябинского государственного университета. 2014. № 8 (337). История. Вып. 59. С. 15-17.
- ↑ Риваятьләр. Үзбәгәрәк
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Исхаков, Д. М. Этнографические группы волго-уральских татар : опыт системного анализа // Этнотерриториальные группы татар Поволжья и Урала и вопросы их форми- рования. Казань : Дом печати, 2002. С. 75-96, 110—130.
- Зограф, Н. Ю. Антропологический очерк мещеряков Зауральской части Пермской губернии. М., 1879. С. 1, 13.
- Карцев В. Г. Очерк истории народов Северо-Западной Сибири. — Москва, 1937. Курганская область. — Курган, 1993.
- Меньшиков В. В. Особенности межэтнических контактов в Южном Зауралье в XVII—XVIII веках // Россия и Восток: Проблемы взаимодействий. — Челябинск, 1995. 4. II Русская колонизация Урала.