Бәдретдин Төхфәтуллов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәдретдин Төхфәтуллов latin yazuında])
Бәдретдин Төхфәтуллов
Туган телдә исем Бәдретдин Садретдин улы Төхфәтуллов
Туган 15 июнь 1918(1918-06-15)
РСФСР, Сембер губернасы, Буа өязе, Шыгырдан
Үлгән 29 сентябрь 1988(1988-09-29) (70 яшь)
ССРБ, РСФСР, Чуаш АССР, Батыр районы, Чкаловское
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре
Кызыл Йолдыз ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Тышкы рәсемнәр
Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы фотосурәтләре.

Бәдретдин Төхфәтуллов, Бәдретдин Садретдин улы Төхфәтуллов[1] (бүләкләү кәгазьләрендә: Бедертдин Садартдинович[2] (Садретдинович)[3] Тухфетуллов, 1918 елның 15 июне, РСФСР, Сембер губернасы, Буа өязе, Шыгырдан1988 елның 29 сентябре, ССРБ, РСФСР, Чуаш АССР, Батыр районы, Чкаловское) — Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир, автоматчы, сержант, Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1945). Чуаш Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Кргановның икетуган абыйсы[4].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 15 июнендә Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чуашстанның Батыр районы) Шыгырдан (19391994 елларда Чкаловское) авылында керәстиян гаиләсендә туган. Мәктәптә биш сыйныф укыган. Яшь вакытында күмәк хуҗалыкта эшләгән. 1938 елда Кызыл гаскәргә алына. Кызыл гаскәрнең Бессарабияне һәм Төньяк Буковинаны ССРБга кушу(рус.) походында, 19391940 елларда совет-фин сугышында катнаша.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның сентябрендә янәдән хәрби хезмәткә чакырылып, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1944 ел башында 1нче Белоруссия фронты 61нче армия 415нче укчы дивизиянең 1323нче укчы полкында автоматчылар ротасының отделение командиры була. 1944 елның февралендә Гомель өлкәсе Жидковичи районы Павловка авылы янында каты сугышларда яралы рота командирын коткара, унлап дошманны юк итә. 1944 елның мартында 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1944 елның июнендә Белоруссиянең Столин шәһәре өчен барган сугышта дошманның уксибәр ноктасын юк итә, унлап дошманны сафтан чыгара. 1944 елның июлендә 2нче дәрәҗә Дан орденына лаек була. 1945 елның гыйнварында Регектанер-Тайрофен (Өченче рейхАлмания) торак пункты өчен барган сугышта дошман тылына үтеп кереп, дзотны юк итә. 1945 елның маенда 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1945 елда хәрби хезмәттән азат ителә. Ике ел туган авылында күмәк хуҗалыкта, 1946-1964 елларда Чкаловское авылында сатучы булып, 1964 елдан район җиләк-җимеш питомнигында хуҗалык мөдире булып эшли.

1988 елның 29 сентябрендә вафат. Батыр районы Чкаловское (1994 елдан Шыгырдан) авылы зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуаш Республикасы Батыр районы Шыгырдан авылындагы урамга исеме бирелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  2. Буклет «Тухветуллов Бедертдин Садретдинович». МБУК «Централизованная библиотечная система» Батыревского района Чувашской Республики(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 234нче бит
  2. Я горжусь тобой, прадед! 2020 елның 4 декабрь көнендә архивланган. Сайт Духовного управления мусульман Чувашской Республики(рус.)
  3. Бедертдин Садретдинович Тухфетуллов. Интернет-портал Минобороны России(рус.)
  4. Муфтий: Под рев снарядов мусульмане и христиане молились вместе. РДУМ Пензенской области, 02.05.2014(рус.)
  5. Полные кавалеры Ордена Славы. Батыр районы рәсми сайты (архив)(рус.)