Бәйтерек (һәйкәл)
һәйкәл | |
Бәйтерек
| |
Шәһәр | Нур-Солтан |
Төзелеш | 1996—2002 еллар |
Биеклек | 100 м |
[[:commons:Category:![]() ![]() |
Бәйтерек манарасы яки Астана-Бәйтерек (казакъча Бәйтерек, татарча тәрҗемәсе Тирәк) - Казакъстанның башкаласы Нур-Солтан шәһәренең[1] төп күренекле символы.
Төзелеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1997 елда РК президенты Нурсолтан Назарбаев карары буенча илнең башкаласы Алматыдан Акмола шәһәрендә күчерелә, әлеге күчерү символы буларак Бәйтерек манарасы төзелә. Проектның архитекторы Акморза Рөстәмбәков.
Төзегәндә җир казу эшләре 8600 м³, бетон — 2900 м³, металл — 1 килотонна, гөмбәзне пыялаландыру эшләре — 1555 м² тәшкил итә.
Бәйтерек манарасының биеклеге 100 метр, шар белән - 105 метр, шарның диаметры 22 метр.
Түбәнге дәрәҗәсе 4 метрда җир астында урнашкан, анда кафе, аквариумнар, минигалерея бар, шуннан лифт белән иң югары дәрәҗәгә менеп була. Күзәтү экскурсияләре урысча, казакъча һәм башка телләрдә алып барыла.
Мәгънәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәйтерек манарасы - 1997 елда Астана шәһәрен илнең яңа башкаласы итеп игълан итү: Казакъстанның яңа дәвере башын билгели. 97 метр биеклегендә "Аялы алакан" (Кайгыртучан куллар) композициясе (президентның уң кулы эзе белән) урнаштырылган.
Үзәгендә дөньяның 17 дине вәкиле имзасы белән агач глобус урнаштырылган.
Риваять
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы күчмә халыклар карашы буенча ике дөнья чигендә Дөнья елгасы ага, аның ярында Тормыш агачы - казакъча Бәйтерек, татарча Тирәк үсә (шуннан төрки телләрдә терәк сүзе чыккан), тамырлары белән Җирне тота, ә ябалдашы белән Күкне таяндыра.
Ел саен агач ябалдашында изге Сәмруг кош күкәй - Кояш - сала, ә Тормыш агачы итәгендә яшәүче Аждаһа күкәйне йота, бу җәй-кыш, көн-төн алмашы, Игелек һәм Усаллык көрәшен билгели.
Астанада төзелгән Бәйтерек манарасы төрки тарихи тамырларын саклаган һәм чәчәк атачак илне билгели. Бәйтерек манарасы тирәсендә еш кына төрле чаралар уздырыла.
Күренешләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
50 тәңгәдә Бәйтерек манарасының сурәте
-
10000 тәңгәдә Бәйтерек манарасының сурәте