Бәкер (санаторий)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәкер (санаторий) latin yazuında])
«Бәкер» санаторие
рус. Санаторий «Бакирово»
Нигезләү

1933

Ликвидация
эвакогоспиталь

1941

«Бәкер» (рус. Бакирово) — Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Лениногорск районында урнашкан дәвалау оешмасы (санаторий-профилакторий). Татарстан һөнәри берлекләренең шәхси дәвалау оешмасы (рус. Лечебно-профилактическое частное учреждение профсоюзов). 1933 елда ачылган. Дәваланучыларны ел әйләнәсе кабул итә. Яшәү корпуслары (кунакханә) 3 йолдыз категориясенә ия. Буыннар сызлау, тире, ашказаны авыруларын, хатын-кыз һәм ир-ат авыруларын, шул исәптән балага узмауны дәвалау буенча махсуслашкан [1]. Төп дәвалау чарасы — табигый ләм, зәңгәр балчык һәм «Нафтуся», «Бәкер» минераль сулары. Гаилә белән ял итү өчен уңайлы. Табиблар, шәфкать туташлары һәм барлык хезмәт күрсәтүчеләр татарча сөйләшә.
Адресы: 423284 ТР, Лениногорск районы, Бәкер, Нагорная урамы, 23.
2014 елдан баш табиб – медицина фәннәре кандидаты Марат Фаяз улы Ибраһимов[2].

1933 елгы дәвалау бинасы
2017 елда сафка баскан «Карлыгач» корпусы

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санаторий Лениногорск шәһәреннән көнбатышка 36 км ераклыкта, Чишмә елгасы тугаенда, Озын күл ярында, «Гашыйклар тавы» итәгендә урнашкан. Иске Иштирәк, Мөкмин-Каратай, Ялтау авыллары белән чиктәш.

Объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санаторий территориясендә урнашкан:

  • Кабул итү һәм урнаштыру үзәге
  • «Аккош», «Тургай», «Сандугач», «Карлыгач» яшәү корпуслары (корпуслар үзара һәм дәвалау-савыктыру комплексы, ләм белән дәвалау шифаханәсе белән җылы күчү юлы аша тоташканнар; һәрберсендә тәүлек әйләнәсе шәфкать туташы кизү тора)
  • Дәвалау-савыктыру комплексы (клиник лаборатория, бассейн, физиотерапия, магнитотерапия, озонотерапия, фитотерапия, ароматерапия, гидроколонотерапия, кедр мичкәсе, инфракызыл сауна, коры күмерсу ванналары, кирбокситерапия, прессотерапия, панта ванналары, гидромассаж, спелеокамера, криосауна, кул массажы, массаж көрсие, сөлек салып дәвалау һ. б.)
  • Су һәм ләм белән дәвалау шифаханәсе (ләм белән дәвалау, «Мацеста» ванналары, Шарко душы, бальнеодәвалау, лазер белән дәвалау һ. б.)
  • Ашханә (заказлы меню, швед өстәле, мөселманнар өчен хәләл ризык)
  • Ял итү-күңел ачу үзәге (дискотека мәйданчыгы, кино-концерт залы булган клуб, китапханә, музей һ. б.)
  • Тренажер залы, фитнес-зал
  • Косметика салоны
  • Пляж
  • Кафе
  • Терренкур сукмагы
  • Шашлык пешерү урыны
  • Мини-зоопарк
  • Шифалы су бюветы
  • Спорт мәйданчыгы
  • Балалар өчен уен мәйданчыгы
  • Ясалма күл (йөзү тыела, ләкин катамаран арендага бирелә)
  • Прокат пункты (җәй көне — велосипедлар, скандинавча йөрү таяклары; кышын — чаңгылар)
  • Озын күл (аккошлар, кыр үрдәкләре яши, күл тирәли яктыртылган каты юл салынган)
  • 2 авто кую урыны (тәүлек әйләнәсе саклаулы)
  • Хуҗалык блогы һ. б.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан АССР сәламәтлек саклау халык комиссариаты фәрманы белән 1933 елда ачылган. Санаторийны оештыруның башында авыл (земство) табибы, соңрак «Бәкер» санаториеның баш табибы итеп билгеләнгән Максим Игнат улы Игнатьев тора[3]. Ул җирле халыкның Бәкер авылы янындагы сазлыкка килеп, ләм белән дәваланып йөрүенә игътибар итә. Сазлыкта дәвалау үзлегенә ия ләм булуы хакында башта Казанга, Татарстан АССР сәламәтлек саклау халык комиссариатына, соңрак Мәскәүгә яза. Профессорлар Алексеев, Пономарев, Блюмштейн һәм тау инженеры Соболев составындагы комиссия килеп, «биредә ләм белән дәвалаучы курорт ачарга мөмкин» дигән карарга килә. Шифалы ләм запасы 100 мең тонна, сероводородлы су чишмәләре тәүлегенә 350 мең литр су бирә ала, дип табыла.

1933 елның җәендә курорт рәсми рәвештә ачыла, беренче дәвалау биналары салына. 1941 ел башында курортны зурайту буенча генераль план кабул ителә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, биредә тылдагы хирургия госпитале (эвакогоспиталь) урнаша, ул умыртка баганасы, кул-баш сөякләре яраланган хәрбиләрне кабул итә. Бәкергә махсус очкычта китерелгән яралылар барысы да аякка баса, бер үлем очрагы да булмый.

1948 елда «Бәкер»гә элекке санаторий-курорт дәвалау оешмасы статусы кайтарыла.

1991 елда «Бәкер» территориясендә «Мацеста» тибындагы минераль су табыла һәм дәвалану өчен кулланыла башлый.

2003 елда «Нафтуся» минераль суы (Трускавец, Украина) һәм «Волжанка» минераль суына (Ундыр, Сембер өлкәсе) охшаш «Бәкер» суы кулланылышка кертелә. Шул ук елның җәендә Бәкер тавындагы соры-зәңгәр балчык составы тикшерелә һәм дәвалану өчен, шулай ук косметика өчен файдалы дип табыла.

Аерым фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2016 елның 2 декабрендә ял итү үзәге янәшәсендә 1996-2014 елларда санаторийның баш табибы булып эшләгән ТР атказанган табибы Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовка һәйкәл куела. Ф. И. Ибраһимовның тырышлыгы, үзгәртеп корулары нәтиҗәсендә санаторий Аурупа дәрәҗәсендәге дәвалану оешмасына әверелә[4][5].
  • 2017 елда санаторийда директор штаты булдырылган. Аңа кадәр оешма белән баш табиб идарә иткән.
  • 2018 елда «Бәкер» санаторие баш табибы М. Ф. Ибраһимов ТР һөнәри берлекләре федерациясе башлыгы Т. Водопьянованы судка бирә [6][7].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]