Бәкер Дәүләтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәкер Дәүләтов latin yazuında])
Бәкер Дәүләтов
Туган 23 май 1915(1915-05-23)
Иске Әмир, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 31 март 1982(1982-03-31) (66 яшь)
Таҗикстан
Күмү урыны Таҗикстан
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә өлкән сержант[d]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БАССР һәм Таҗикстан ССР төзелешләрендә эшли. 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60-нчы гвардияче кавалерия полкында станоклы уксибәр командиры (61 нче армиянең 7 нче гвардияче кавалерия корпусы 16-нчы кавалерия дивизиясе). Брянск, Көнбатыш, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия, 1 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Биләүдән көньяктарак (хәзер Тула өлкәсендә) барган сугышларда (1942-43), Орёл, Чернигов-Припәт (икесе дә 1943), Белоруссия (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1943 елның 28-29 сентябрендә Днепрның аръягында Вялье һәм Талки авыллары (БССР, Гомель өлкәсе Брагинск районы) тирәсендәге сугышта батырлык күрсәтә: яуланган плацдармда дошманның контрһөҗүмнәрен кайтаруда катнаша. Сугыштан соң Регар шәһәрендә (хәзер Турсунзадә) эшли. Турсунзадә шәһәрендә бер мәктәп Дәүләтов исемен йөртә. 

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм мидәлләр белән бүләкләнә. 

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Батырлар китабы - Книга Героев. Казань, 2000;
  • Навечно в сердце народном. Минск, 1984;
  • Сечкина Л.П. Твои Герои, Таджикстан. Душ., 1985;
  • Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]