Бекир Родкевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бекир Родкевич latin yazuında])
(Бәкер Родкевич битеннән юнәлтелде)
Бекир Родкевич
Туган 14 февраль 1889(1889-02-14)
Үлгән 23 гыйнвар 1987(1987-01-23) (97 яшь)
Гожув-Велкопольски, Польша Халык Республикасы[d]
Күмү урыны Повонзки татар зираты
Ватандашлыгы  Польша

Бекир Родкевич (пол. Bekir Radkiewicz яки пол. Bekir Rodkiewicz; 1889 елның 14 февралендә Муравшщинада[1] туган – 1987 елның 23 гыйнварында Гожув-Велькопольскида үлгән) — 1945 елда Гожувтагы мөселман дини җәмгыятенә нигез салучы һәм беренче имамы.[2]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1889 елның 14 февралендә Вильно губернасының Ошмян өязе Муравшщина авылында липка татарлары гаиләсендә туган. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр Новогрудок шәһәре мөәзине була.[3] Гожувка ул 1945 елның җәендә Новогрудоктан 100гә якын татар гаиләсе белән бергә күченеп килә. Бөтен татар җәмгыяте Джанис районындагы Кирпеч заводы артындагы калкулыклар районына урнаша. Нәкъ менә татарлар шунда тора башлаганга, җирле халык бу калкулыкларны Татар таулары дип йөртә башлаганнар.[4]

Гәрчә 1950 елда татарлар Варшава һәм Белосток шәһәрләренә күченә башласалар да, Бекир Радкевич Гожувта кала. Алар татар үзәгенә, XVII гасырдан татралар яшәгән җирләргә якынрак күченгәннәр.

Бәкер Родкевич Гожувта вафат була. Икенче көнне ул Варшавадагы мөселман татар зиратында күмелә.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Słownik biograficzny Tatarów polskich XX wieku", s. 141-143

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Murawszczyzna, Słownik geograficzny Królestwa Polskiego, t. VI: Malczyce – Netreba, Warszawa 1885, s. 809.
  2. Słownik biograficzny Tatarów polskich XX wieku. s. 141-143.
  3. Janusz Kamocki, Ali Miśkiewicz, Tatarzy Słowiańszczyzną obłaskawieni, Kraków 2004, ISBN 83-242-0287-0, s. 98-100
  4. Ali Miśkiewicz, Tatarska Legenda, Bialystok 1993, ISBN 83-03-03596-7, s. 21-23