Бәкер Яфаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәкер Яфаров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бәкер Яфаров
Туган телдә исем Бәкер Гарифулла улы Яфаров (Абдуллин)
Туган 1893(1893)
Алтата, Яңа Үзән өязе, Сарытау губернасы, Русия империясе
Үлгән 1954(1954)
Казан
Милләт татар
Һөнәре галим, тарихчы, язучы
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Яфаров Бәкер Гарифулла улы (рус. Яфаров Бекер Арифович) (1893-1954) – борынгы татар әдәбияты белгече.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәкер Яфаров Сарытау губернасында дөньяга килә. Атаклы Хөсәения мәдрәсәсендә укый. 1908-24 елларда Алтата авылында балаларны башта мәдрәсәдә, аннары башлангыч мәктәптә укыта. 1924 елны Сарытауда ачылган Татар педагогика техникумына чакыртыла. Мәктәп укытучыларын белемен күтәрү курслары мөдире. 1930 елларны Казанга күчә, педагогика институтының дипломын ала. 1939 елны ачылган СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият бүлегендә фәнни хезмәткәр.

Идел буе-Кама болгарларының X-XIV гасырлар әдәбияты һәм Нәхҗел-фәрадис әдәби истәлек буенча кандидатлык хезмәтен яклый.[1]

Хезмәтләрендә фәнни объективлыкны күз уңында һәрвакыт тотканда, фирканең идеология органнары тарафыннан эзәрлекләнә. 1944 елда язылып беткән “Татар әдәбияты” китабы «Об ошибках и недостатках в работе Татарского научно-исследовательского института языка, литературы и истории» Татарстан өлкә комитеты карарында тәнкыйтьләнә. Бәкер Яфаров тарафыннан 1947 елда ук әзерләнеп беткән Кандалый шигырьләре җыентыгы төрле сәбәпләр аркасында үз вакытында дөньяга чыкмыйча кала. 1952 елның 18 гыйнварында чыккан Татарстан өлкә комитеты карары белән Б. Яфаров, татар әдәбияты дәреслегендә җибәрелгән сәяси хаталар өчен КПСС сафларыннан чыгарыла. Өстән кушу буенча алып барылган эзәрлекләү сәбәпле шул елны институттан китәргә мәҗбүр була.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Яфаров Б.А. Х–ХIV йөзләрдә Кама–Волга болгарлары әдәбияты һәм «Нәһҗ әл–фәрадис» кулъязмасы: Дисс… канд.фил. наук.-К.,1949.