Бәлүҗ теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бәлүҗ теле
Үзисем:

بلوچی балучи, балочи

Илләр:

Пакистан байрагы Пакистан,
Иран байрагы Иран,
Әфганстан байрагы Әфганстан,
Оман байрагы Оман,
Төрекмәнстан байрагыТөрекмәнстан
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы БГӘ

Төбәкләр:

Уттар-Прадеш, Гуҗарат (Һиндстан байрагыҺиндстан)

Рәсми халәт:

Бәлүҗистан

Күзәтүдә тора:

рәсми идарә юк

Сөйләшүчеләр саны:

~7 500 000 - 10 000 000

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

гарәп язуы, кириллица

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

беу 095

ISO 639-1:

ISO 639-2:

bal

ISO 639-3:

bal

Бәлүҗ теле (үзатамасы Калып:Lang-bal بلوچ [baloːt͡ʃ] بلوچی балуч, балочи) — бәлүҗләрнең теле. Пакистан Ислам Җөмһүриятендә, Иранда, Әфганстанда, Төрекмәнстанда, Таҗикстанда, Оманда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Һиндстанда таралган. Бәлүҗ телендә сөйләшүчеләрнең гомуми саны – 7,5 - 10 млн кеше (бәя).

Бәлүҗ теле таралышы куе кызыл төстә бирелгән

Бәлүҗ теле иран телләренә керә (төньяк-көнбатыш төркемчәсе). Ике диалектка бүленә: көнбатыш һәм көнчыгыш диалектлар. Дж.Х. Элфенбейн (J.H. Elfenbein) «The Baluchi Language» (1966) фәнни хезмәтендә бәлүҗ телен ваграк сөйләшләргә дә аерган: рахшани (әфган, келат, чагай-харан, пәнҗгур, чик буе, мары яки төрекмән), сараван, лотуни, кечи, диңгез яр буе, Көнчыгыш таулар сөйләшләре.

Тел үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фонетикада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәлүҗ теле фонетикасына архаизм билгеләре, аерым алганда, сузык авазларны әйтелеш озынлыгы буенча фонологик капма-каршы кую хас. Мәсәлән, áí abár rást-ant («аның сүзләре хак») һәм áí abár rást-ant («аның сүзен ишеттеләр») җөмләләренең мәгънәсе арттан икенче сузыкны озынрак яки кыскарак әйтү белән үзгәрә[1].

Морфологиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исемнәр һәм алмашлыклар 4 килештә төрләнә. Фигыль сүз төркеменең 2 залогы, 4 юнәлеше бар. Үткән заман фигыльнең күчемле-күчемсез төрләрен куллануда аерымлык бар. Күчемле фигыль булганда җөмлә эргатив төр буенча төзелә (төрекмән сөйләшеннән башка диалектларда). Күчемсез фигыль белән җөмләнең номинатив төре төзелә. Хәзерге заман фигыль белән бары тик номинатив җөмлә генә төзеп була.

Лексика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар теле Бәлүҗ теле Татар теле Бәлүҗ теле
Ходай Xudá дөя hoşter
йолдыз istál кичә şap
ата pit/piss ана más/ mát
авыз dap баш sarag
ир кардәш bras/brat кыз кардәш gwar/guar
өй lúg/ges туган brás
учак çokk/zág кан hon
Саннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1 - yakk
2 - do
3 - sey
4 - čár
5 - panč
6 - šaš
7 - hapt
8 - hašt
9 - noh
10 – dah

Әлифба[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пакистан Ислам Җөмһүриятендә һәм Әфганстанда яшәүче бәлүҗләр гарәп графикасы нигезендә ясалган язу кулланалар. Иң борынгы язма истәлекләре XVIII гасырга карый.

Бәлүҗ телен латин графикасына нигезләнгән язуга күчерү омтылышы 1930 елларда ССРБда, XX гасыр ахырында Пакистанда һәм Аурупа илләрендә яшәүче бәлүҗләр өчен ясала.

1990 еллар башында Төрекмәнстанда бәлүҗләр өчен кирил әлифбасына нигезләнгән язу кертергә уйлыйлар.

Гарәп графикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ا آ ب پ ت ٹ ج چ د ڈ ر ڑ ز ژ س ش ک گ ل م ن و ھ ء ی ے

Латин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

a á b c d ď e f g ĝ h i í j k l m n o p q r ř s š t ť u ú v w x y z ž ay aw

Латин (ССРБ, 1930 елларда)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

a ә в c ç d ᶁ e f g h i j k ʟ m n o p q r s ş t ƫ u v x z ƶ '

Кирилл (Төрекмәнстан, 1990)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

a ā б в г ғ д д̨ е ē ё ж җ з и ӣ й к л м н о ō п р р с т т у ӯ ф х ц ч ш щ ъ ь э ю я

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М.Г. Пикулин. Белуджи. М., 1959.
  2. В.А. Фролова. Белуджский язык. М., 1960.
  3. В.С. Расторгуева. Белуджский язык. Китапта: Языки народов СССР. I том. М., 1966.
  4. Е.Г. Гафферберг. Белуджи Туркменской ССР. М., 1969.
  5. В.В. Мошкало. Белуджский язык. Китапта: Основы иранского языкознания. Новоиранские языки: северо-западная группа. М., 1991.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]