Бәләбәй кантоны
Бәләбәй кантоны | |
Нигезләнү датасы | 18 июль 1922 |
---|---|
Дәүләт |
РСФСР[d] СССР |
Башкала | Бәләбәй |
Административ-территориаль берәмлек | БАССР |
Халык саны | 535 646 (1926) |
Гамәлдән чыгу датасы | 20 август 1930 |
Мәйдан | 22 996 км² |
Бәләбәй кантоны (баш. Бәләбәй кантоны, рус. Белебеевский кантон) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1922—1930 елларда гамәлдә торган.
Үзәге Бәләбәй шәһәрендә урнашкан булган.
Җәгърафик урнашу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәләбәй кантоны Башкортстан АССРның көнбатыш өлешендә урнашкан булган; төньякта Бөре кантоны белән, көнчыгышта — Стәрлетамак вә Уфа кантоннары белән, көньякта — Ырынбур губернасы белән, ә көнбатышта — Самар губернасы һәм Татарстан АССР белән чиктәш булган.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәләбәй кантоны 1922 елның 18 июлендә булдырылган, аның составына элекке Бәләбәй өязенең 44 вулысы керде. Октәбер аенда ике вулыс Стәрлетамак кантонына күчкән.
1923 елның 10 февралендә кантон составына Тук-Чуран кантонының өлеше кертелгән.
1930 елның 20 августында Бәләбәй кантоны юкка чыгарылган, аның территориясе Бакалы (Бакалы, Корыч, өлешчә Рәҗәп һәм Шаран вулыслары), Бәләбәй (өлешчә Бәләбәй, Югары-Троицк, Ярмәкәй, Слак һәм Чокады-Тамак вулыслары), Бишбүләк (өлешчә Бишбүләк, Җилләр, Приютово һәм Слак вулыслары), Бүздәк (өлешчә Ахун, Бүздәк һәм Чукады-Тамакской вулыслары), Дәүләкән (Дәүләкән, өлешчә Әлшәй һәм Бүздәк вулыслары), Кыргыз-Миякә (Кыргыз-Миякә, өлешчә Әлшәй, Җилләр һәм Слак вулыслары), Приютово (өлешчә Бәләбәй, Ярмәкәй һәм Приютово вулыслары), Туймазы (өлешчә Атнагол, Ахун, Бүздәк, Югары-Троицк, Чокады-Тамак һәм Шаран вулыслары) һәм Чакмагыш (Чакмагыш һәм өлешчә Рәҗәп вулыслары) районнары составына кертелгән.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 10 февраль 1923 — 17 вулыс.
- 14 июнь 1926 — 19 вулыс.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1926 елда халык саны 556 681 кешене тәшкил иткән, шул исәптә шәһәрләрдә — 28 563 кеше.[1]
Милли состав (1926): татарлар — 192719 кеше (34,6%), шул исәптә мишәрләр — 8 981 кеше (1,6%), типтәрләр — 1 813 кеше (0,3%); руслар — 142 470 (25,6%), башкортлар — 118 152 (21,2%), чуашлар — 40 781 (7,3%), украиннар — 31 469 (5,7,2%), мордва — 13 588 (2,4%), чирмешләр — 8 876 (1,6%), һ.б.[2]