Бәләбәй педагогика көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәләбәй педагогика көллияте latin yazuında])
Бәләбәй педагогика көллияте
Нигезләнү датасы 1914
Дәүләт  Россия
Урын Бәләбәй
Укучылар саны 15 000 һәм 2011
Рәсми веб-сайт bp-kol.ucoz.ru
Карта

Бәләбәй педагогика көллияте — дәүләт бюджет урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе. Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәрендә урнашкан. 1914 елда Бәләбәй укытучылар семинариясе буларак эшли башлый.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елда Уфада чуаш укытучылар семинариясе ачыла. Аның белән 1918 елның 1 ноябреннән халык мәгарифе эшлеклесе П. М. Миронов җитәкчелек итә.

Укытучылар семинарияләре нигезендә ачылган өч еллык педагогик курслар 1920 елда «рус һәм татар, чуаш педагогия техникумы», ә 1922 елда «Урал алды чуаш педагогия техникумы» итеп үзгәртелә[1]

1930 елда Башкорт АССР-ының чуаш халкы күпләп яшәгән Бәләбәй каласына күчерәләр. 1940 елда Бәләбәй татар педагогика техникумы Бәләбәй татар-башкорт педагогика техникумы белән берләштерелә. 1941 елда Бәләбәй педагогия училищесы белем бирү учреждениесе исемен ала.1955 елда уку йорты составына Дәүләкән педагогика училищесы керә. Башкорт, татар, чуаш, рус бүлекләрендә башлангыч класслар укытучылары әзерләнә. 1994 елда башкорт бүлеге ачыла. 1969 елдан ВЛКСМ-ның 50 еллыгы исемендәге мактаулы исемне йөртә[1].

2001 елдан училище педагогика көллиятенә үзгәртеп корыла (оештыручылары — Башкортстан Республикасының мәгариф Министрлыгы).

1912 елда елда төзелгән көллият бинасы архитектура һәйкәле булып тора. Ел саен анда төбәк-ара «Илһам чишмәләре» фестивале үткәрелә. Фатих Кәрим исемендәге әдәби бүләк тапшырыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • К. И.Әминев Красна изба не углами, или Сердца, олтанны детям.. — Бәләбәй, 1994 й..

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бәләбәй педагогия колледжы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]