Бәләбәй районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәләбәй районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бәләбәй районы
Бәләбәй районы
Белебеевский район
Герб
Coat of Arms of Belebei rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Belebei rayon (Bashkortostan).png
Төбәк

Башкортстан

Административ үзәк

Бәләбәй

Нигезләү датасы

1930 ел

Башлык

Мурмилов Юрий

Халык саны (2010)

40 534[1]

Мәйдан

1 869 км²

Бәләбәй районы харитада

Сәгать поясы

+6

belebey-mr.ru

Бәләбәй районы (рус. Белебеевский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеБәләбәй шәһәре Өфәдән 180 км, шул ук районда урнашкан Аксаково тимер юл станциясенә кадәр 8 км.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәләбәй муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында, иң югары җирендә урнашкан. Мәйданы 1 869 км² тәшкил итә. Бәләбәй районы Туймазы, Ярмәкәй, Бишбүләк, Әлшәй, Дәүләкән, Бүздәк районнары белән чиктәш. Районның төп су артериясе Ык кушылдыклары Үсән белән Рә ялгалары. Районның 32%ын урманнар алып тора.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 2010 елның башында 40 534 кеше яшәгән, шул исәптән 21 меңе – Приют бистәсендә (52%).
85 авыл бар, иң эреләре: Аксаково (3 мең), Знаменка (2009 елда 2,03 мең кеше яши), Горький ис. Племзавод үзәге (1,21 мең), Баженово (1,17 мең), Үсән-Ивановское (0,92 мең), Мәтәүбаш (0,78 мең).

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2]1959[3]1970[4]1979[5]1989[6]2002[7]2010[8]
71 43035 74528 67721 36416 77017 36041 708

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда Башнефть АҖҖ «кызлары» НГДУ «Октябрьскнефть» һәм «Ишембайнефть» НГДУлары 81 нефть тишемен хезмәтләндерә.

Төп җитештерүче предпприятиеләр: «Бәләбәй заводы «Автонормаль» ААҖ; ООО «Бәләбәй предприятиесе «Автодеталь» – 183,9% һәм «Бәләбәй заводы «Автокомплект». Ул ширкәтләрнең тотрклылыгы ТольяттидагыВАЗ») и ЧаллыдагыКАМАЗ») автомобиль төзү ширкәтләренә бәйле.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 1 июленә Бәләбәй муниципаль районында авыл хуҗалыгы продукциясен 176 предприятие җитештерә, шул исәптән 1 дәүләт предприятиесе, 1 ААҖ, 14 ҖЧҖ, 3 авыл хуҗалыгы кооперативы, 120 игенче (фермер) хуҗалык һәм 37 хосусый эшмәкәр. Аларга 109 мең һектар авыл хуҗалыгы җирләре туры килә, аларның 58,8% – игеннәр.

2009 елда эре хуҗалыклар 35-39% продукция җитештергән, фермерлар – 6,6-8,7%, шәхси хуҗалыкларда – 58,4-52,3%.

Мәгариф өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәләбәй районында 37 мәктәп әлегә бар: 9 – төп, 23 тулы урта, 4 гимназия, 1 кичке мәктәп, 4 филиал (башлангыч). 9900 укучы. Гимназияләр – татар, башкорт, урыс, чуаш гимназияләре. 21 мәктәп авылларда урнашкан.

9 милли мәктәпнең 5се – чуашныкы, икесе – татар-чирмешнеке (Мәтәүбаш мәктәбе, аларда төрле авыл балалары укый), 1 – чиста татар, 1 «татар-башкорт» мәктәбе.
Башлангыч һөнәри белемне алып була: һөнәри лицейларда – №№40, 46, 89.
Урта һәм югары һөнәри белем: медицина һәм педагогика көллиятләре, машина төзү техникумы, Бәләбәй механизация һәм авыл хуҗалыгын электрификацияләү машина төзү техникумы. Самар архитектура-төзелеш университетының филиалы.[9]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Бәләбәй хәбәрләре». Иҗтимагый-сәяси газета. Оештыручылары: Бәләбәй шәһәр Советы, газета редакциясе. Башкортстандагы газеталар арасында иң борынгылардан санала, ул 1918 елдан башлап атнага 3 тапкыр чыга.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]