Кече Татар Карае
(Бәләкәй Татар Карае битеннән юнәлтелде)
Кече Татар Карае | |
---|---|
Ил | Русия |
Республика | Мордовия |
Район | Темников районы |
Халык саны | 231 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Русча топонимы | Малое Татарское Караево |
Кече Татар Карае (рус. Малое Татарское Караево) — Мордовиянең Темников районына керүче татар авылы. Рәсми рәвештә авылга нигезне зуртатаркарайлылар 19 гасырда салган дип санала.
Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл атамасы авыл хуҗасы булып торган йомышлы татар Акчура Караевтан (Акчура Карайдан) килеп чыккан.
Бу тирәдә Карайлар өчәү – Бәләкәй Татар Карае, Рус Карае һәм Зур Татар Карае. Бәләкәй Татар Карае русныкы белән кушылып беткән, дияргә була, алар картада да бер авыл итеп күрсәтелгән. Ә менә Зур Татар Караен рус авылыннан тирән чокыр аерып тора, мәчете дә бар.
Төп фамилияләр Поздняковлар, шулай ук Ялышев, Кичемасов, Чекашевлар.
Бу авылдан беренче татар кинорежиссеры Каюм Поздняков чыккан.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Топонимический список татарских населенных пунктов Мордовии(үле сылтама)
- Фәүзия Бәйрәмова. Мишәр иле
Бу Мордовия географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, ![]() |