Эчтәлеккә күчү

Бәргүзар Корель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәргүзар Корель latin yazuında])
Бәргүзар Корель
Туган телендәге исеме төр. Bergüzar Korel
Туган 27 август 1982(1982-08-27) (44 яшь)
Истанбул, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгатьләр университеты[d]
Һөнәре модель, актёр, алыпбаручы
Җефет Халит Эргенч[d][1]
Ата-ана

Бәргүзар Гёкче Корель Эргенч (төр. Bergüzar Gökçe Korel Ergenç; 1982 елның 27 августы, Истанбул, Төркия) — төрек кино һәм телевидение актрисасы[2].

Бәргүзар Корель 1982 елның 27 августында Истанбулда туа. Актёрлар Хөлья Дарҗан һәм Танжу Корель кызы. Балачагын Олыста үткәрә. Мимар Синан исемендәге Нәфис сәнгать университетына кергәнче профессиональ волейбол белән мавыккан. Нәселдәнлек Бергүзар Корель тормышында үз ролен уйный, — ул театр бүлеген актёрлык осталыгы классы буенча тәмамлый. Аның укытучысы Сьюзан Бэтсон (Николь Кидман һәм Том Хенкс укытучысы) була, шулай ук ул Озай Фехттан мастер-класс ала.

Бәргүзар үзенең беренче ролен «Сынган тормыш» сериалында уйный. 2005 елда ул «Бүреләр үзәне: Гыйрак» фильмында Ләйлә ролендә төшә. Фильм кинопрокатның барлык рекордларын да уза, ләкин актрисага фильмда төшәргә кыен була, чөнки аның героинясы фильмда гарәпчә сөйләшергә тиеш. Гарәп телен белмәвенә карамастан, Бәргүзар Корель бу бурычны үти һәм популярлык яулый. «Бүреләр үзәне: Гыйрак» фильмындагы роленнән соң Бәргүзар «Зәйтүн ботагы» сериалында Иклим ролен ала.

«Алтын күбәләк» премиясен ул «Мең һәм бер төн»дә Шәһразат Эвлияоглу роле өчен ала. Бу сериалдагы роленә яхшырак әзерләнү өчен, үз осталыгын камилләштерү өчен Бәргүзар Корель танылган театр укытучысы Айла Алган белән шөгыльләнә.

2006 елда Бәргүзар актёр Халит Эргенч белән таныша, аның белән бергә «1001 төн» сериалында уйный. Уртак эш актёрларны якынайта, һәм алар арасында роман башлана. Нәтиҗәдә Халит Эргенч хатыны белән аерылыша һәм 2009 елның 7 августында Бәргүзарга өйләнә.

2010 елның 9 февралендә актриса улы Алины таба[3]. 2020 елның 8 мартында актриса улы Ханны таба. 2021 елның 3 ноябрендә кызлары Ләйлә туа.

Ел Исем Роль
2005 Зәйтүн ботагы Иклим
2006 Бүреләр үзәне: Гыйрак Лейла
2006—2009 1001 төн Шехразат Эвлияоглу/Аксал
2009 Мәхәббәт тау артында түгел Гёзде
2011 Зиннәтле гасыр Моника Гритти
2010—2011 Җырланмаган җыр Ферае
2012—2015 Карадайы Фәридә Шадоглу
2016—2018 Минем Ватаным — ул син Азизә
2019 Бер мәхәббәт, ике тормыш Дениз
2021 Изгеләр Фюсун
Ел Церемония Бүләк
2006 Алтын күбәләк Иң яхшы актриса
2007 Радио, телевидение һәм матбугат ассоциациясе телевидение бүләге
2008 «Zodiac Schools» Иң уңышлы актриса
2010 «Lion Max» Иң яхшы балалар телетапшыруы
2012 Радио, телевидение һәм матбугат ассоциациясе Ел актрисасы
2012 «Ayaklı Gazete» газетасы Иң яхшы драма актрисасы
2012 «YBTB» Ел актрисасы
2013 Алтын күбәләк Иң яхшы актриса
2013 «Ayaklı Gazete» газетасы Иң яхшы актриса
2013 Oscars of Media Иң яхшы актриса
2013 Алтын арыслан Иң яхшы драма актрисасы
2014 Алтын объектив Иң яхшы актриса
  1. ↑ https://www.milliyet.com.tr/cadde/binbir-gece-de-mutlu-son-1126210
  2. ↑ Bergüzar Korel ve Halit Ergenç evlendi. (төр.), haberturk.com. 2010 елның 29 май көнендә архивланган
  3. ↑ Bergüzar Korel anne Halit Ergenç baba oldu. әлеге чыганактан 2015-11-25 архивланган. 2026-04-14 тикшерелгән.