Бәрдибәк
Бәрдибәк | |
---|---|
Алтын Урданың сигезенче ханы | |
Вазыйфада 1357 – 1359 | |
Аңа кадәр | Җанибәк |
Дәвамчысы | Көлпә |
Җучи Олысының ун өченче хакиме | |
Туган | 1310 |
Үлгән | 1359 |
Балалар | Толынбәк-ханум |
Әти | Җанибәк |
Бәрдибәк яки Мөхәммәт Бәрдибәк (tat. lat. Bärdibäk(үле сылтама), بردی بک 1359-1310) - Алтын Урда ханы (1357-1359). Җанибәкнең улы һәм дәвамчысы.
Миһербансыз бастыру сәясәтен үткәргән хан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фарсы Иленә яу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әтисе Җанибәк хан җитәкчелегендә 1356 елда Фарсы Иленә яуда катнашкан, шушы сугышта Алтын Урда җиңгәннән соң дәүләткә Азәрбайҗан кушылган һәм Фарсы Иленең Тәвриз шәһәрен басып алынган. Яудан соң Җанибәк улын Тәвриз хакиме итеп билгеләгән. Ләкин 1357 елда сугыштан кайткач Җанибәк авырып киткән һәм Бәрдибәк Тәвриздән Алтын Урда башкаласына ашыгып кайткан.
Хакимияткә килү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җанибәк 1357 елда үлгән, кайбер чыганаклар буенча сугыштан соң үз үлеме белән авырып үлгән, рус чыганак буенча Бәрдибәк яклылары Җанибәкне үтергәннәр, Бәрдибәк идарә итүеннән рус үпкәләренә күрә рус чыганагы ышанычлы түгел.
Бастыру сәясәте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәрдибәк рәхимсез сәясәтен үткәргән: үз тәхетен югалтырга куркып туганнарын үтерергә боерык биргән. Нәтиҗәдә Бату хан нәселеннән 12 вәкилләр үтерелгән булган.
Бастыру сәясәте нәтиҗәсендә күп күренекле татар морзалары, аксөякләре көнбатышка, Литвага, Рус Олысына китәргә дучар булганнар. Алар арасында мәшһүр эшлеклеләр бабалары - Кутузовлар, Суворовлар, Болгаковлар, Бердяевләр, Толстой (Идрис морза), Нахимовлар (Нахыйм), Түргеневләр, Карамзиннар (Кара морза) һәм бүтән.
Эчке сәясәт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәрдибәк Рус православ чиркәве ясак түләүдән азат итүне яңадан раслаган.
1358 елда Венеция сәүдәгәрләренә Кырым Олысында - Азак, Провато, Судак, Күктүбә шәһәрләрендә торырга һәм сәүдә итәргә рөхсәт биргән.
Гарәп тарихчысы Ибн Хәлдүнә буенча сарай даирәсендә бәкләрибәк вазифасында Мамай булган.
Түнтәрелеш. Бөек чуалыш чоры башлануы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1359 елда Көлпә (кайбер чыганак буенча Бәрдибәк энесе [1]) түнтәрелешне оештырган, түнтәрелеш нәтиҗәсендә Бәрдибәк һәм аның яклысы Туглы-бай үтерелгәннәр. Бәрдибәк үлгәннән соң Бату хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.
Бәрдибәк үлгәннән соң Алтын Урдада бөек чуалыш чоры башлана, рус кулъязмасында "великая замятня" дип йөртелгән.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элгәре: Җанибәк |
Алтын Урда ханы 1357-1359 |
Аннары: Көлпә |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
- Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
- Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.