Эчтәлеккә күчү

Бәрзах

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәрзах latin yazuında])
Бәрзах
гарәп. برزخ
Рәсем
Урын гробница[d] һәм кабер
Төп тема dead human in Islam[d]
Әүвәлгесе дунья[d] һәм исламский взгляд на смерть[d]
Киләсе Кыямәт һәм ахират[d]
Алмаштырылган Исламда җәннәт[d]
Әсәр яки аның атамасы теле гарәп теле
Нәрсәгә тоташа Мүнкир вә Нәкир һәм Исрафил[d]
URL буенча карарга була corpus.quran.com/search.jsp?q=برزخ һәм qurananalysis.com/?q=برزخ
Моңа өлешчә туры килә промежуточное состояние[d]
 Бәрзах Викиҗыентыкта

Bu məqələ İslam turında
İslam töşençäläre [ üzgärtü ]
Biş Bağana
Şähadät
Namaz Zäkät
Uraza
Xac
Şəhri Şəhərlər
Mäkkä Mädinä
Qodüs
Şäxeslär
Möxämmäd Äbü Bäker
Ğali Ğosman Ğömär
Waqiğalar
Hicrät İslam täqwime Ğäyd-äl-Fitır
Qorban Ğaşura Arbağin
Binalar
Mäçet Manara
Mihrab Qäğbä
İslam miğmariäte
Din ähelläre
Muezzin İmam Mulla
Möfti
İzge tekstlar
Qor'än Xädis Sönnät
Fiqh Fätwä Şäriğät
Mäzhäblär
Sönni Mäzhäblär:
Xänäfi, Xänbäli, Mäliki, Şäfiğiy
Başqa yünäleşlär
Şiğilek: Ithna Asharia, Ismailiyah, Zaiddiyah
Mu'tazili Kharijite
Yünäleşlär
Sufiçılıq
Wahhabiçılıq Salafism
Cäditçelek
Äxmädiyä
Бәрзах яктылыгы сурәтләнеше
Ахирәт тормышының сурәтләнеше

Бәрзах, барзах (гарәб. برزخ‎ — киртә) — Ислам эсхатологиясендә кеше җаны үлем белән терелү көне арасында урнашкан арадаш халәт. Коръәндә искә алына.

Гарәп телендә «бәрзах» сүзе «су бүлгече», «тар канал», «диңгезләрне аеручы» дигәнне аңлата [1] . Бу мәгънәдә «бәрзах» сүзе Коръән аятендә кулланыла: «Ул ике диңгезне бер-берсенә кушты. Аларның арасында пәрдә (бәрзах)бар, алар аннан үтә алмаслар. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен инкяр итә аласыз?»[2] .

Ислам эсхатологиясендә кеше җанының дүрт этабы бар:

  1. туганчыга кадәрге тормыш;
  2. җирдәге тормыш (дөнья);
  3. үлемнән соңгы тормыш (бәрзах);
  4. соңгы тормыш, ул җәннәттә яки җәһәннәмдә мәңгелек тормыштан тора (ахирәт).

«Бәрзах» дип шулай ук үлгәннәрнең җаннары Сорау алу көненә кадәр (кыямәт) яши торган урын да атала. Кешенең кылган гамәлләренә карап, аның җаны Кыямәт көненә (бас бад әл-мәут) кадәр "бәрзах"та, рәхәттә яки газапта (газаб әл-кабр) калачак. Бу мәгънәдә «бәрзах» термины Коръән аятендә очрый: "Аларның берсенә үлем якынлашса, ул: «Раббым! Мине элеккеге тормышыма кайтар. Бәлки, мин ташлаган изге гамәлләрне эшләрмен», — ди. Ләкин юк! Бу сүзләр аның әйтә торган сүзләре генә. Кыямәт көненә кадәр аларның артында киртә булачак "[3]. Бу аять шулай ук мәрхүмнәрнең җаннары үз тәннәреннән чыгып, «бәрзах» дип аталган махсус урында яшәячәген аңлата. Кыямәт көнендә җаннар үз тәннәренә кайтачак һәм Аллаһның хөкеме алдында күренәчәк [1].

Әгәр дә бу дөньядагы кешеләр үлгән туганнары өчен дога кылсалар, ул калдырган изге гамәлләр белән файдалансалар һәм дәвам итсәләр, Бәрзахтагы җанның газаплары тукталып торырга яки бөтенләйгә тәмамланырга мөмкин.

Бакыйлыкка күчкәннәр рухына кылына торган дога:

Гарәпчә транскрипциясе:

«Аллахуммә-гъфир лихәййинәә, вә мәййитинәә, вә шәәһидинәә, вә гааибинәә, вә сагыйринәә, вә кәбииринәә вә з̣әкәринәә вә әнс̣әәнәә. Аллаһуммә мән әхйәйтәһү миннәә фә әхйиһи галәл-исләәми вә мән тәуәффәйтәһү миннәә фәтәуәффәһү галәл-имәән».

Татарча:

«Йә Аллаһы! Безнең исәннәребезне һәм үлеләрбезне, (биредә) булучыларны һәм булмаучыларны, картларны һәм яшьләрне, ирләрне һәм хатын-кызларны гафу ит. Йә Аллаһы! Исәннәргә ислам дине буенча яшәргә, ә бакый дөньяга күчүчеләргә иман белән китәргә насыйп кыл».[4]

Исламның беренчел чыганакларында бәрзахтагы җаннар тормышы турында мәгълүмат бик аз, шуңа күрә бу тормышның чын асылы һәм нечкәлекләре мөселманнар өчен аңлаешсыз [1].