Бәрирә Хафизова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәрирә Хафизова latin yazuında])

Хафизова Бәрирә Нәби кызы - РСФСР ның атказанган укытучысы, Мәгариф отличнигы, Бөтенроссия укытучылары съезды делегаты. Бәрирә Нәби кызы 1920 елның 20 мартында Зур Тигәнәле аылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе Нәбиулла Сираҗетдин улы Хафизов озак еллар авыл мәктәбендә директор була. Белемнең мөһимлеген аңлаган ата барлык балаларына да яхшы белем алырга ярдәм итә. Ә гаиләдә 10 бала: ике малай һәм 8 кыз була. Кызларның барысы да мөгаллим булалар. Гаиләдә иң олы бала була ул. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1933-34 елларда Новый Мир урта мәктәбенә укырга кереп, өлгергәнлек аттестаты ала. Чистай һәм Алабуга педагогия училищеларында укып, укытучы дипломы ала.

Үзенең мөгаллимлек эшчәнлеген ул 1939 елда Нурлат районында башлап җибәрә. 1943-1945 елларда туган авылында эшли. 1945 елда Казан дәүләт университетының филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияте бүлегенә керә. 
  Бәрирә Хафиз кызының 40 еллык педагогик стажы бар. Шуның 36 елы Казан шәһәренең 12 нче һәм 80 нче мәктәпләрендә балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышланган. 

1950 елда КДУ тәмамлагач та, сөйгән эшенә җаны-тәне белән чума ул. Һәр дәресне нәтиҗәле итеп үткәрү, укучыларда туган телгә һәм әдәбияткә тирән мәхәббәт уяту, аларда матурлыкны тоя белү хисе тәрбияләү укытучылык итүенең беренче адымнарыннан ук башлана. Бәрирә Нәби кызы үз эшенең тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша, съездларда, конференцияләрдә аның чыгышын кул чабып каршы алалар. 25 ел дәвамында “Совет мәктәбе” (соңрак “Мәгариф”) журналында редколлегия әгъзасы булып тора. Үзенең дә ике китабы басылып чыга. Хезмәтләре медальләр, Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре һ.б. белән олы бәяләнгән ветеран педагогның исеме Казан шәһәренең “Хезмәт Даны китабы”на кертелгән. 2017 елның 18 июлендә вафат.