Эчтәлеккә күчү

Бәрле (Зөя кушылдыгы)

55°31′03″ с. ш. 48°26′58″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәрле (Зөя кушылдыгы) latin yazuında])
Бәрле
Сурәт
Кушыла: Зөя
Кушылдыгы Бәрле
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Бассейн мәйданы 385 км²
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 53 метр
Озынлык 48 km
Карта

[1]

Бәрле (рус. Бирля) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы аша ага торган елгаларның берсе. Елга башы Зур Подберезье авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы Борындык авылыннан 2 км төньяктарак.

Озынлыгы — 48 км. Бассейн мәйданы — 385 км².

Бәрле елгасы — ТРның табигать истәлеге (1978) булып тора.[2].

Елганың уртача киңлеге 8-10 метр булса, тирәнлеге — якынча бары 0,5-1 метр чамасы гына, агым тизлеге — 0,2 — 0,3 м/с. Бәрле арысы 12 кушылдыкка ия. Елга аз сулы булганлыктан хуҗалык эшләрендә кулланылмый диярлек.

Исеме «бүре» һәм «иле» сүзләренең кушылуыннан яки фин-угырчадан «берлинга» — колмак дигәннән килеп чыккан[3].

Географик мәгълүмәт

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Кайбыч районы аша агып, Борындык авылы янында Зөя елгасына коя. Елганың башы Зур Подберезье авылыннан көньяктарак урнашкан. Бәрле елгасының 2 дән алып 17 км га кадәр озынлыктагы 12 кушылдыгы бар, иң зурысы — Бәрле елгасы (уң кушылдык). Гомуми минеральләшүе язын 100—200 мг/л, кышын һәм җәен 500—600 мг/л. Бәрле бассейнында гомуми күләме 2 млн м³ булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Корноухово авылыннан Иске Чәчкаб авылына кадәрге участокта елга Кайбыч аучылык тыюлыгы территориясеннән ага.

  1. 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.
  2. Бәрле елгасы, archived from the original on 2013-03-26, retrieved 2012-05-22 
  3. «Туган җирем — Кайбычым», Казан: Идел-пресс,2007.- 580 бит.