Бәрхет
Бәрхет | |
![]() | |
![]() |
Бәрхет яки хәтфә ( алман. Barchent; ингл. гл. Velvet, фр. Velours) — йонча кушып тукылган ефәк тукыма[1]. Тукыма җирлеге киндер я саржа үреме белән тукыла. Ефәк, йон яки киҗе-мамык җептән озын йонча белән тукылганы - хәтфә (хәтфә) дип атала. Хәтфә техникасында сызыклар рәвешендә бизәкләр салып чыгарылган тукыма - вельвет
Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Бәрхет» сүзе гарәп-төрки barracan — «кара кием» дигәнгә барып чыга, рус теленә алман һәм поляк теле[2] аша килгән.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Энциклопедия Британника хәбәр итүенчә, бәрхет туку Ерак Көнчыгышта барлыкка килгәнгә охшаган[3], кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, беренче булып бәрхет Кытайда эшләнә башлаган, шулай ук Һиндстаннан килеп чыгуы турында гипотеза бар[4]. .
Бәрхет тукыманы Аурупада XII гасырда куллана башлыйлар. Алар көнчыгыштан алып кайтыла. Үзләрендә тәүге тапкыр Сицилиядә һәм Венецияда чыгарыла башлаган. Италияда башта яшел төстә, ә соңыннан зәңгәр, күк, кызыл бәрхет барлыкка килә[5].
Русияда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
XVII гасырга кадәр Русиядә тик җибәктән сугылганы гына бәрхетдип аталган. Чит илләрдән — Италия, Испания, Персиянан алып кайтканнар, бигрәк тә италия бәрхете югары бәяләнә. Башка илләрдәге кебек, беренче чиратта абруйлы һәм бай кешеләр генә кия алган[6]. 1584 елда бер аршын "венедицкий" (венеция) бәрхете өчен бер сум түләгәннәр.
1623 елда Мәскәүдә патша сарае карамагында Бәрхет сарае ачыла, аңа Иван Дмитриев идарә итә[7]. Биредә хәтта күп төсле бәрхет эшләнә. Мануфактура XVII гасыр уртасында ябыла [8].
XX гасыр — хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бәрхет техникасында эшләп чыгарылган тукымалардан XX гасырда пан-бәрхет популярлыгын саклап калган. ХХ гасырда барлыкка килгән ясалма һәм синтетик сүсләрдән җитештерелгән тукыма, шулай ук яңа технологияләр күп булуы белән бәйле, табигый сүстән җитештерелгән бәрхет кысырыклап чыгарылган[9].
Бәрхет — символ буларак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ал бәрхет тышлы китап «Бәрхет китап» дигән исем алган(1687), анда Русиянең атаклы дворян затлар исемлеге бирелгән[10].
- Бәрхет мизгелләре - ял итү өчен иң кулай вакыт
- Бәрхет ихтилал, ягъни кан түкми, көч кулланмый ясалган инкыйлаб.
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Информация из энциклопедии интерьерных идей 4living.ru
- ↑ М. Фасмер. Этимологический словарь. — 1986. — Т. 1.
- ↑ s:en:1911 Encyclopædia Britannica/Velvet
- ↑ Кирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995.- с.63
- ↑ Михайлова И. Великолепный «косматый», «рытый», «петливатый»: бархат в средневековой Европе // Теория моды: Одежда. Тело. Культура. — 2012. — № 25, с.63
- ↑ Кирсанова, 1995
- ↑ Кирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995.с=22
- ↑ ГИМ, 1999
- ↑ Кирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995.
- ↑ Кирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бархат// Большая советская энциклопедия : [в 30 к.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 3-й к. — М. : Советская энциклопедия, 1969-1978.
- Бархат, материя // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Бархат — Краткая энциклопедия домашнего хозяйства / Ред. И. М. Скворцов и др. — М.: Государственное Научное издательство «Большая Советская энциклопедия» — 1959.
- Л. Кибалова. О. Гербенова. М. Ламарова. Иллюстрированная энциклопедия моды.. — 1988.
- Кирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв.. — 1995.
- Р. М. Кирсанова. Розовая ксандрейка и драдедамовый платок: Костюм — вещь и образ в русской литературе XIX в.. — 1989. — С. 22.
- Михайлова И. Великолепный «косматый», «рытый», «петливатый»: бархат в средневековой Европе // Теория моды: Одежда. Тело. Культура. — 2012. — № 25 (осень).
- Старинные узорные ткани России XVI — начала ХХ века: Из фондов Государственного Исторического музея. — 1999.
- Лермонтова Е. (A.), Шелковая фабрика в правление царевны Софьи Алексеевны, П., 1915; История Москвы, к. 1,. М., 1952, с. 415-16.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ирина Михайлова. Великолепный «косматый», «рытыйт», «петливатый»: бархат в средневековой Европе (рус.) // Теория моды. Одежда. Тело. Культура. — М.: Новое литературное обозрение, 2012. — Вып. 25, № 3. — ISBN 5-86793-472-1. Архивировано 19 января 2015 года.