Бәрәңге (бистә, Мари Иле)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәрәңге (бистә, Мари Иле) latin yazuında])
Бәрәңге
Карта
Ил Россия
Өлкә Мари Ил
Район Бәрәңге районы
Координатлар 56°42'тн, 49°23'кнч, 56°42'14"тн, 49°24'17"кнч
Нигезләнгән 1550
Беренче телгә алу 1550
Халык саны 6587 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 425570
Мари телендә чир. Поранча
Урыс телендә рус. Параньга

Бәрәңге бистәсе – Бәрәңге районының үзәге. Борынгы татар авылы, 1974 елдан штп статусын йөртә. Мари Иле башкаласы Йошкар-Оладан 123 км еракта урнашкан. Анда хәзер 7000 якын кеше яши, күпчелеге — татарлар.

1552 елларда Явыз Иван чукындыруыннан качып, күпләгән мөселман халкы шушы якларга килеп урман эчендә үзләренә яңа нигез коралар. Һәм авылга “Пәрәнгуй”, ягъни “Изгеләр җире” исеме бирелә. Әлеге җирлекләргә беренчеләрдән булып килеп урнашкан мулла Урмат бабай нәселе хәзерге көнгә кадәр халыкка хезмәт итә – оныкларының оныклары дини-агарту юлында.

Бәрәңге бистәсендә бер мәйданда якташлары — Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган ике татар егете — Әхмәтсафа Гайсин белән Хәтиф Хәсәновка бүс-һәйкәл куелган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]