Бәтке коммерцияле тракты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәтке коммерцияле тракты latin yazuında])
Бәтке коммерцияле тракты
Ил / Россия империясе
Төбәк Казан губернасы
Юл башы Бөгелмә шәһәре
Аша үтә Зәй кирмәне
Юл азагы Бәтке авылы
Юл өслеге җир (грунт)

Бәтке коммерцияле тракты (рус. Бетькинский коммерческий тракт) ― Кама аръягында XVIII ― XIX гасырларда гамәлдә булган олы юл, тракт. Тракт Бөгелмә шәһәрен һәм аның аша Россия империясенең көньяк төбәкләрен Кама елгасы ярында урнашкан базарлы авыл Бәтке белән тоташтырган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет тарихчысы һәм археологы, СССР ФА хакыйкый әгъзасы Юрий Готье (ru, 1873―1943) 1925 елда нәшер ителгән «Көнчыгыш Аурупаның матди мәдәнияте тарихы турында очерклар» (рус. Очерки по истории материальной культуры Восточной Европы) хезмәтендә урта гасырларда атаклы Бөек Ефәк Юлының бер тармагының Кама елгасы аръягы аша узуын һәм борынгы Алабуга шәһәрендә тәмамлануын раслаган[1]. Алабуга ― борынгыдан Кама буеның эре сәүдә һәм мәдәният үзәге. Бирегә Кытай һәм Урта Азиядән ефәк, тәмләткечләр һ. б. тауар китерелсә, биредән җәнлек тиреләре, мех әйберләр чыгарылган.

Бәтке коммерцияле тракты ― урта гасырларда ук ачылган әлеге сәүдә юлының дәвамчысы. XVIII гасырның I яртысында Бөгелмә, Богырыслан, Орск, Ырынбур һ. б. шәһәрләрнең нигезләнүенә бәйле, тракт җанлана бара. Аерым алганда, Ырынбур ― Россия империясе белән Азия арасында сәүдә арадашчысы буларак таныла. Тракт буенча Урта Азия мәмләкәтләреннән һәм казакъ даласыннан төрле тукымалар, фарфор савыт-саба, алтын-көмештән һәм тимердән чүкеп ясалган бизәнү һәм көнкүреш әйберләре, карбыз-кавын китерелә. Күчмә халыклар сату өчен ат табуны һәм сарык көтүе куып китерә. Көньякка тракт буенча элеккечә җәнлек тиресе, сөяктән һәм агачтан ясалган көнкүреш әйберләре, иген, балык, бал, кәгазь, тукыма һ. б. тауарлар җибәрелә.

Маршрут[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәтке коммерцияле тракты Бөгелмә шәһәре янында башлана һәм Акташка кадәр хәзерге юл буенча килә. Аннары тракт Зәйнең уң ягына чыга һәм Ирнә (Урман Зәе) елгасы буйлап бара башлый[2]: Иске БүсерәкАлександр БистәсеЗәйИске Тәкмәк. Зәй елгасының сул ярындагы җирләр урыны-урыны белән кеше үтмәслек урман, сазлык белән капланган булган. Тәкмәк авылында Бәтке коммерцияле тракты Бөре – Мамадыш коммерцияле тракты белән кисешә. Тәкмәктән соң юл Бәткегә бара. Бәткедә Кама елгасы аша Алабуга ягына чыгу өчен кичү булган.

Кама аръягы саклану сызыгын төзегәндә, 1652―1656 елларда салынган куәтле крепость корылмалары ― Ирнә (Урсай һәм Яңа Спас арасында) һәм Зәй хәрби ныгытмалары трактның әһәмиятле булуын ассызыклый[3]. Андый корылмаларны стратегик яктан мөһим магистральләр янына гына кора торган булганнар. Трактлар, бер яктан, төрле халыкларны бер-берсенә якынайту һәм янәшә тыныч яшәү өчен файда итсә, икенче яктан, күп санлы күчмә халыкларга, шул исәптән, нугайларга, калмыкларга, башкортларга Кама аръягындагы кала-авылларга һөҗүмнәр оештыру өчен уңайлы юл булып торган. Ирнә хәрби ныгытмалары элекке тарихи чыганакларда «Нугай өелмәсе» (рус. Ногайский вал) дип тә аталган[4].

Тракт янәшәсендә урнашкан авыллар, шул исәптән Кадер, Әхмәт авыллары кешеләре Бөре-Мамадыш һәм Бәтке коммерция трактларында кыш көне йөк ташу (кышкы олаучылык) белән шөгыльләнгән[5][6].

XIX гасыр азагында тракт үзгәрешләр кичерә. Бәтке коммерцияле тракты телеграфы һәм почта станцияләре булган почта юлына әверелә. Трактның ахыргы пункты итеп сәүдә авылы Яр Чаллы (рус. Бережные Челны) билгеләнә. Акташтан Зәйгә баручы юл кисемтәсе Ирнә (Урман Зәе) буеннан Зәйнең сул ярына күчә. Ике тракт киселешендә утырган Тәкмәк авылы элекке әһәмиятен югалта, чөнки XIX гасыр азагында Агыйдел, Кама һәм Нократ елгаларында пароходчылык үсеш алгач, Бөре – Мамадыш коммерцияле тракты үсүдән туктый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бетькинский коммерческий тракт. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 24-25.(рус.)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Заинский район. Историческая справка 2021 елның 4 июнь көнендә архивланган.(рус.)
  2. Урман Зәе (Ирнә). «Милләттәшләр» порталы
  3. Река Лесной Зай. komanda-k.ru(рус.)
  4. Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 24-25.(рус.)
  5. Кадырово. Описание. 2021 елның 4 июнь көнендә архивланган. nasledie-sela.ru(рус.)
  6. Әхмәт. tatarica.org Татар энциклопедиясе