Бәхтияр Табиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәхтияр Табиев latin yazuında])
Бәхтияр Табиев
Туган телдә исем Бәхтияр Хәсән улы Табиев
Туган 14 май 1940(1940-05-14)
Кытай, Голҗа
Үлгән 1999(1999)
Казакъстан, Алматы
Милләт татар
Ватандашлыгы КХҖ КХҖ
ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан
Һөнәре рәссам, педагог
Җефет Победа (Виктория) Фазыйл кызы Шәрипова, укытучы
Балалар кызы Сәйдә, рәссам, педагог
улы Азат (1974), рәссам[1][2]
Ата-ана
  • Хәсән Гани улы (әти)
  • Фатыйма (әни)
Бүләк һәм премияләре Казакъстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1988)

Бәхтияр Табиев, Бәхтияр Хәсән улы Табиев (1940 елның 14 мае, Кытай, Голҗа1999 ел, Казакъстан, Алматы) — рәссам-импрессионист, педагог, Казакъстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1988), ССРБ (Казакъстан ССР) рәссамнар берлеге (1970 елдан) һәм Парижда Халыкара сәнгать үзәге (1998 елдан) әгъзасы. Казакъстанның татар мәдәни үзәкләре ассоциациясе президиумы әгъзасы (1990 елдан)[3].

Тышкы рәсемнәр
Кайбер рәсемнәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б. Табиев. «Авылда көн уртасы». 1986
Б. Табиев. «Ана»

1940 елның 14 маенда (вариант: 30 маенда[4]) Кытайның Голҗа шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Бәхтиярның бабасы Гани һәм әбисе Аҗар хәзерге Рязань өлкәсенең Ирмеш районы Әҗе авылыннан[5]. Бәхтияр Голҗа татар мәктәбен тәмамлаган, әлеге мәктәптә аны Бубилардан белем алган укытучылар укыткан. Бәхтиярның рәссам буласы балачагыннан ук билгеле була. Өремчедә геологик разведка белгечләре әзерләүче техникумга укырга керә. Анда бер ел укыгач, 1955 елда гаиләсе белән ССРБга (Кыргызстан ССРга) күчеп килә. Шул ук елны Фрунзе сәнгать училищесына имтихансыз гына кабул ителә. Фрунзе сәнгать училищесын кызыл дипломга (1961), Мәскәүдә В. И. Суриков исемендәге рәсем институтын(рус.) (1967, академик А. М. Грицай остаханәсе) тәмамлаган.

19671973 елларда Н. В. Гоголь исемендәге Алма-Ата сәнгать училищесы укытучысы, 1990 елдан Казакъстан Рәссамнар берлегенең сынлы сәнгать секциясе рәисе.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елдан халыкара, бөтенсоюз, республика күргәзмәләрендә катнаша[6]. Кытайда туып-үсеп, Казакъстанда иҗат иткән рәссам казакъ халкының традицион көнкүреше темасына тугъры кала. Нәкъ менә шул теманы өйрәнү һәм казакъ халкының тирән образын булдыру Бәхтияр Табиевка оста данын китерә һәм ул XX гасыр Казакъстан сынлы сәнгате тарихының аерылгысыз өлешенә әверелә. Ул үзенең әсәрләрендә мәңгелек кыйммәтләрне һәм матурлыкны күрергә һәм күрсәтергә омтыла[7].

Төп әсәрләре: «Көнчыгыш базары» (1975 ел), «Киртә янында» (1976 ел), «Кич» (1986 ел) һ. б.

Картиналары Австралия, Болгария, Алмания, АКШ, Төркия, Франция шәхси коллекцияләрендә, Алматыда Ә. Кастеев исемендәге Казакъстан дәүләт сәнгать музеенда(казакъ), Нур-Солтанда Хәзерге заман сәнгате музеенда[8], Кыргызстанның дәүләт сәнгать музеенда, Мәскәүдә Третьяков галереясендә (дүрт картина), Шәрыкъ музеенда(рус.) һ. б. саклана.

2003 елда Казанда Милли-мәдәни үзәк бинасында 70 картинадан торган «Дала моңы» дигән күргәзмәсе оештырыла.

2012 елның 11 маенда Ә. Кастеев исемендәге Казакъстан дәүләт сәнгать музеенда «Бәхтияр Табиев» дигән күргәзмәсе ачыла [9].

2016 елның 18 февралендә Алматыда INNERLIFE салонында зур күргәзмәсе ачыла[10].

Бәя[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Бу әсәрләр традицион нәкыш әсәрләре түгел. Боларда киндергә иңгән моң, шигырь бар, кирәкмәгән деталь юк. Б. Табиев иҗаты, минемчә, татарның модерн сәнгате. Ул көчле, экспрессив, күңелгә тулаем ярып керә. Дала бит ул – безнең ата-бабаларыбыз килгән, мәдәният учаклары кабызып җибәргән җир. Б. Табиев безгә мирасыбызны түкми-чәчми кайтарган. Әсәрләрендә гармония, пропорцияләр төгәллеге, аларда ниндидер хикмәт бар кебек. Мин монда төрки чалымнар, төрки антропология күрәм
Розалина Шаһиева, сәнгать белгече
»
« Бәхтиярның рәсемнәре төсле буяулар белән ясалган шикелле дә түгел. Алар дала бачыгыннан әвәләп, җан өргән тарихи ядкәрләр кебек
»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Azat Tabiev. ВКонтакте
  2. Ильзат Сафаргалиев. В Алматы открылась персональная выставка татарского художника Азата Табиева. БТК сайты, 28.03.2014(рус.)
  3. Бахтияр Табиев. tatar.kz(рус.)
  4. Табиев Бахтияр Хасанович. 2020 елның 18 июль көнендә архивланган. Картинная галерея Жауһар(рус.)
  5. Табиев Бахтияр. azeevo.ucoz.ru(рус.)
  6. Табиев Бахтияр Хасанович. art.mvsm.ru(рус.)
  7. Выставка «Шестидесятники. Тюркский романтизм». gallerix.ru, 21.02.2019(рус.)
  8. Табиев Б. bonart.kz(рус.)
  9. Рабочий визит. 2020 елның 18 июль көнендә архивланган. Полномочное представительство Республики Татарстан в Республике Казахстан, 14.05.2012(рус.)
  10. Открытие выставки художника Б. Табиева. mspkz.com(рус.)