Бәхәс:Болгавар районы

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болгавар районы latin yazuında])

«ОРИСС» калыбы[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Саган, ОРИСС дигәне авторның уйлап чыгарылган, моңарчы дөнйа күрмәгән эзләнүгә карата кулланыла. Әлеге бүлектә («Халык») күрсәтелгән фактлар арасында,дөрестән дә, уйдырмалар юк түгел. Әйтик, "дезинформация", "провокация" турында. Ләкин бу уйдырмаларның авторы бар, аның исеме Әнвәр Әсфәндияров, тиешле сылтама китерелгән. Киресен исбатлмасагыз, калыпны алып ташларга туры килер.--Derslek 9 дек 2011, 17:17 (UTC)[җавап бирергә]

Мәкәлә "Ватандаш" журналына сылтана һәм бөтенләй башка мәгьнәдә бирелә. Ягьни чыганак намуссыз кулланыла, мәкәләнең авторы уз фикерен белдерә.--Саган 9 дек 2011, 17:24 (UTC)[җавап бирергә]
Үзегезгә үзегез каршы киләсез бит. Чыганак күрсәтелгән, текст шул чыганакка нигезләнеп язылган. Фактларга күбрәк игтибар итегез. Мәкаләдә сурәтләнгән кайсы да булса факт бозып күрсәтелгәнме? --Derslek 9 дек 2011, 17:36 (UTC)[җавап бирергә]

Сез икенче абруйлы басмада шушы мәкелене тәнкыйтьләгән мәкәлә нигезендә язырга тиешсез, проблеманың икенче ягында күрсәтергә тиешсез. Үзегез тәнкыйть язгач, мәкәләдә орисс була.--Саган 10 дек 2011, 08:39 (UTC)[җавап бирергә]

Киңәшегез өчен рәхмәт. Ләкин бу сезнең үзегезнең оригинальный, уйлап тапкан, мөстәкыйль фикергә охшап тора. Аны кагыйдәләр белән ничек килештерергә? Белүемчә, Википедия-дә «критический анализ только приветствуется».

Ә гомумән алганда, сезнең белән аралашу болай да тыгыз вакытымны гына алып тора. Әгәр (соңгы вакыйгаларны гына алам), сезнең кертемегез, бер-ике кыска һәм бик кыска мәкаләне санамаганда, минем язганнарга бәйләнү, гап-гади фактларны танымауга һәм тигез урында низаг китереп чыгаруга кайтып кала. Кыскасы, «Артабангы бәхәс мәгънәсезлек». Үз сүзегезне кабатларга мәҗбүрмен, чөнки сез бу нәтиҗәгә беренче килдегез (әмма бәхәсләшүне туктамадыгыз). --Derslek 10 дек 2011, 09:31 (UTC)[җавап бирергә]