Бәхәс:Болгарлар
Мәгълүматны ялган дип бетерү урынына, искәрмә белән дәлилләнгән башка карашны өстәү хәерлерәк. -- frhdkazan (бәхәс) 20 сен 2015, 19:12 (UTC)
Мин ачыла торган чыганакка таянган мәгълүматны китердем. Элегрәк булган карашның чыганагы ачылып һәм тикшерелеп булмый.--Kitap (бәхәс) 20 сен 2015, 19:19 (UTC)
Чыганакны тикшермичә, аны бетерү урынсыз. Китаплар да Абруйлы чыганак дип санала, бушлай narod.ru серверында пәйдә булган веб-сәхифәләр генә түгел. Инглиз Википедиясеннән тәрҗемә ителгән материал анда һаман сакланып тора. Анда башка материалларга сылтанып язылган кызыклы мәгълүмат та бихисап. -- frhdkazan (бәхәс) 20 сен 2015, 19:47 (UTC)
Мин җөмләне бераз үзгәрттем, ләкин бу мәкаләнең йомгакларын укырга телим, бәлки аның дәлилләре каршы килми, барыбер 2003 елгы тикшеренүләр бераз искергән. Мин 2015 елгы диссертацияне исәпкә китерәм.--Kitap (бәхәс) 20 сен 2015, 20:09 (UTC)
Бик мөһим искәрмә:
Идел буе Болгары дәүләте 922 елда Ислам динен кабул итә, бу һичшиксез факт. Идел буе Болгары - мөселманнар дәүләте. Казан татарлары - мөселманнар, ә чуашлар - мөселманнар түгел. Алайса мөселман Идел буе Болгарстаны кемнең бабасы? --Kitap (бәхәс) 20 сен 2015, 20:21 (UTC)
Origin of Bulgars and Huns[вики-текстны үзгәртү]
Origin of Bulgars and Huns is explained here: http://hunnobulgars.blogspot.bg/
- Thank you!